Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 26 җинаять теркәлгән
Шуларның 20се – шәһәрдә, 6сы районда булган. 7 җинаять ачылган, шуның кадәресе – «кайнар эздән». 10 урлау, 13 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 җинаять теркәлгән.
Фото: редакция архивыннан
Ленин урамында «OZON Волга» җәмгыя тенә караган «ГАЗ» автомобиленнән 26443 сумлык товар урланган.
Васильевода билгесез затлар, акчасын саклап калабыз дип алдап, 66 яшьлек ха тын-кызның 450 мең сум акчасын урлаган.
«Урожай» бакчачылык җәмгыятендә 37 яшьлек ирнең яшәү урыны буенча 27,24 грамм «каннабис» (марихуана) табып алынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев