Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 26 җинаять теркәлгән
Шуларның 20се – шәһәрдә, 6сы районда булган. 11 җинаять ачылган. Шуның кадәресе «кайнар эздән». 1 талау, 8 урлау, 10 мошенниклык теркәлгән.
Фото: редакция архивыннан
Комаров урамындагы кибеттән 10615 сумлык товар урланган. Моның буенча 22 яшьлек егет шик астына алынган.
33 яшьлек хатын-кыз сайт аша кәрәзле телефон сатып алам дип, 100 мең сум акчасын мошенникларның банк картасына күчергән.
33 яшьлек ир сайт аша процессор сатып алганда алданган. Мошенниклар аның 30 мең сум акчасын урлаган.
69 яшьлек яшел үзәнлегә федераль казначылык вәкилләре дип, алдап шалтыратканнар. Нәтиҗәдә, бу хатын-кыз банк картасы аша 2744200 сум акчасын мошенниклар исәбенә күчереп, бер тиенсез калган. Күргәнебезчә, уйламый-нитми, киңәш итми эшләнгән гамәл бик кызганыч тәмамлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев