Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Узган 2022 елның истә калган вакыйгаларын барлыйбыз, дуслар.

Гыйнвар

Яңа шатлык-куанычлар бе­лән каршы алдык – Яшел Үзән үзәк район хас­таханәсенең 1нче балалар поликлиникасы үз ишек­ләрен ачты.
▬ Шәһәребезгә ке­рә торган урында – Мир­ный бистәсендә яңа мәчет төзелә башлады. «Әл-Әнгам» исемен йөртүче иман йорты, иншАллаһ, быел ачылачак.
 

✅Февраль
▬ Нор­­лат авы­лыннан Миңнуллинна-Латыйповлар «Ел гаиләсе – 2021» Бөтенроссия конкурсында җиңүче дипломы белән бүләкләнде.

▬ Новониколаевский авылында янгында өч кеше һәлак булды.
Олы Якедә биатлон буенча Олимпия чемпионы Ринат Сафин призына 44нче тапкыр чаңгы ярышы узды.

✅Март
▬ Ра­йо­ныбыз зур югалту кичерә: Ук­раина территориясендә махсус хәрби операциядә хәрби бурычын үтәгән якташыбыз, Раифа егете Дмитрий Софроновның гомере өзелде.

▬ Тура бистәсендә яңа салынган мәчет манарасына тантаналы төстә ай куелды. Бу бистә халкы өчен бик көтеп алынган вакыйга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев