Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Яшәеш

Узган 2022 елның истә калган вакыйгаларын барлауны дәвам итәбез

Сентябрь

Яшел Үзәндә ике үзәк урамны төзекләндерүгә 200 млн сум бүлеп бирелде. Әлеге акчага Ленин һәм Заикин урамнары яңартылды.

▬ Күгештә әфганчылар исемен мәңгеләштерү максатыннан мемориаль такта ачылды.

▬ Карагуҗа җирлегендә балык үрчетү фермасы ачылды.

✅Октябрь


▬ Олы Яке авыл җирлегенең Уразлы авылында ФАП төзелеше тәмамланды.

▬ Илдә өлешчә мобилизация башланды. Яшел Үзән районы һәм шәһәре ир-егетләре хәрби операциягә озатылды. Исән-имин әйләнеп кайтсыннар!

✅Ноябрь


▬ Әйшә җирлегенең Успенка бистәсендә 100 йорт хуҗалыгын газлаштыру өчен газүткәргеч файдалануга тапшырылды.

▬ Серго заводында 30 еллык тәнәфестән соң легендар «Мир» суыткычлары кабат җитештерелә башлады.

▬ Ике мең данә тираж белән Яшел Үзән шәһәренең юбилеена багышланган китап дөнья күрде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев