Узган 2022 елның истә калган вакыйгаларын барлауны дәвам итәбез
Апрель
▬ Карамалы Тау бистәсендә сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү буенча салынган өр-яңа табиб амбулаториясе ачылды.
▬ Карагуҗада матәм көне – хәрби махсус операциядә һәлак булган Илназ Харисовны соңгы юлга озаттылар.
▬ Яшел Үзән бала тудыру йортында бер атна эчендә ике игезәк дөньяга килгән. Бер парда – ике кыз, икенче парда – ике малай.
Май
ТР Президенты Бөек Ватан сугышында җиңү яуларга зур өлеш керткән, хәрби һәм гражданлык продукциясен өзлексез җитештерүне тәэмин иткән «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе» акционер җәмгыяте һәм «Зеленодольскиның А.М.Горький исемендәге заводы» акционер җәмгыятенә «Хезмәт батырлыгы предприятиесе. 1941-1945 еллар» дигән мактаулы исем тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев