Үзеңне күрсәтергә оялма
Шушы көннәрдә 3нче гимназиянең 10нчы сыйныф укучылары ялдан кайтты, кояшлы Кырымда, Евпатория шәһәрендә көннәрен онытылмаслык итеп үткәрде.
Ильвина Сибгатуллина, Эмиль Адиатов һәм мин – Россия язучылар һәм нәшриятчылар берлекләре ассоциациясенең «Традиция варислары» бәйгесендә катнаштык.
Бүгенге көндә нинди генә бәйгеләр юк, аларның барысы хакында белеп тә бетерү мөмкин түгел. Бу конкурста үзебезне сынап карарга рус теле һәм әдәбияты укытучысы Пачкова Виктория Андреевна тәкъдим итте, моның өчен аңа бик рәхмәтлебез. Чөнки ул булмаса, без мондый мөмкинлекләр турында белмәс тә идек. Дөресен генә әйткәндә, бернәрсәгә дә өметләнмәдек, чөнки безнең номинациядә Россиянең төрле почмакларыннан 100гә якын кеше катнашты. Без бары тик эссе жанрында әсәрләр яздык, җибәрдек һәм аның турында оныттык та. Электрон почтабызга безнең җиңүебез турында хат килеп төшкәч, ничек гаҗәпләнүебезне, сөенүебезне белсәгез икән?! Алай гына да түгел, без тематик сменага чакырулы идек һәм мондый бәхет республикадан бары өчебезгә генә елмайды.
Без Евпатория шәһәрендә урнашкан «Алые паруса» Бөтенроссия балалар үзәгенә юллама алдык. Әлбәттә, максатыбыз ял итү генә түгел иде. Безнең өчен махсус дәресләр оештырылды. Язу һәм журналистика белән шөгыльләнүче һәм бу өлкәдә зур тәҗрибәгә ия булган танылган кешеләр белән очраштык. Алар безгә дәресләр үткәрде һәм үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. Мин һәрвакытта да яшьтәшләремнең талантлы булуларына гаҗәпләнә идем. Һәм аларның киләчәктә үз хезмәтләре өчен уңышларга ирешүләренә иманым камил. Белем өстәүдән тыш, без лагерь тормышыннан да ләззәт алдык: яңа дуслар таптык, төрле чараларда катнаштык, дискотекаларда биедек һәм диңгездә коендык. Шулай ук безнең өчен дельфинарийга һәм гаҗәеп матур Бакчасарай шәһәренә экскурсияләр оештырылды. Бу 24 көннең барысын да без хәрәкәттә һәм файдалы итеп үткәрдек. Яшел Үзәнемә иҗат дөньясында кайнап, кызыклы шәхесләр белән аралашып, иң гүзәл урыннарны күреп, уңай эмоцияләр белән, күп яңалык ачып кайтуыма чиксез шатмын. Алай гына да түгел, яшьтәшләребез безнең туган – татар телебез белән дә кызыксынды. «Мин сине яратам» дип әйтергә өйрәнеп кенә калмыйча, бу сүз ничек була, тегесе ничек дип, тик сөйләттереп, мәш китерделәр.
Сер түгел, бүгенге көндә барысы өчен дә түләргә кирәк, дип уйлыйбыз бит инде. Чынлыкта исә, безнең талантны үстерүгә юнәлдерелгән бик күп проектлар һәм конкурслар булдырылган. Иң мөһиме – оялмаска һәм үзеңне күрсәтүдән курыкмаска кирәк. Яшьтәшләремә әйтәсе килгәнем шул: мөмкинлекләрегезне үстерегез һәм алардан файдаланыгыз! Ә без исә, Ильвина, Эмиль белән, үз алдыбызга яңа максатлар куйдык.
Мәликә Гаязова.
3нче гимназиянең 10А сыйныф укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев