Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үзеңне яратырга беркайчан да соң түгел

Аерылышулар белән хәзер беркемне дә шаккатырып булмый – алар хәзер, кем әйтмешли, сплошь и рядом.

Шулай да кайбер хатын-кызлар бу сүздән уттан курыккандай курка.

Мин ир кеше баш булган гаиләдә үстем. Әти – тәэмин итүче, әни – хатын, хуҗабикә, ана. Беренче чиратта ир һәм гаилә мәнфәгатьләре. Дәү әни дә, әни дә башкача уйлый да белмәде һәм башкача яшәргә дә теләмәде. Дәү әни хәтта, гаиләсенә күбрәк вакытын бирү өчен, карьера үсешеннән дә баш тарткан – җитәкче урынын тәкъдим иткән булганнар. Ире белән балаларын яхшы ашату өчен хуҗалык һәм бакча тоткан.

Әни кияүгә чыккач бөтенләй эшләмәгән дияргә була, таныш-белешләргә өйдә кирәк-ярак тегеп акча эшләде. Әтине гел тәм-томнар, камыр ризыклары пешереп көтеп алды, өйдә – чисталык, без, балалар – киенгән, чәч таралган. Тыштан караганда бар да тәртип.

Әнинең аерылган хатыннарны гаепләп сөйләвен хәтерлим. Күршебез Люция ападан ире киткәч бик озак кына:

– Иреңне китәрлек дәрәҗәгә җиткерү өчен нинди булырга кирәк ул? Соң, эчеңдә кайнаса да дәшми кал инде. Нигә дип аерылышырга? Хәзер менә кемгә кирәк инде ул? Җитмәсә балалар белән? Тьфу! – дип такылдавы хәтердә.

Әнинең ялгыз калудан куркуын мин хәзер аңлыйм. Ә әти белән әни арасында андый мәхәббәт тә юк иде. Хөрмәт, ияләнү, уртак мәшәкатьләрдән артыгы түгел. Тик мин үзебезнең гаиләне, кычкырышуларсыз, эмоцияләрсез булгангадыр, идеаль итеп саный идем.
Үземнең гаиләм шул үрнәктә төзелде. Мансурга кияүгә чыгарга мине әни күндерде дисәм дә була. Ул минем арттан институтның беренче курсыннан ук йөрде, яхшы гаиләдә үскән тәрипле егет. «Неинтересный» (кешегә карата бу сүзнең татарчасын белмим), әмма ышанычлы. Әле тагын Камил бар иде – жор телле, күңелле, киңкырлы, кызларны үзенә магнит кебек тарта торган – әнигә ошамады. Ике егетнең кайсын сайларга белмәгәндә әни:

– Аның белән күңелле ди­сеңме? Гомерең буе утлы күмер өстендә яшисең киләме? Гаиләдә иң мөһиме – ышанычлы булуы. Ә күңеллелек еш кына күз яшьләре белән тәмамлана! – диде.

Әни киңәшенә колак салдым. Мансур тәкъдим ясагач, ике дә уйламый, ризалык бирдем. Аңа карата тирән хисләрем булмаса да, егет миңа ошый иде. «Стерпится – слюбится», – диде әни.

Дүртенче курста балага уздым. Йөгемне авыр күтәрдем, академик отпуск алдым. Казанга йөреп укыйсы юк, өйдәге эшләрне генә карыйсы, иремне әзергә эшеннән каршы аласы. Улыбыз тугач, бөтенләй өй эшләренә, бала тәрбияләүгә чумдым. Ирем тормышны тәэмин итү өчен тырышты, төнгә кадәр эшләде дә кайтып ауды. Эшләрнең шундый бүленеше барыбызны да канәгатьләндерә иде. Марсельгә 1,5 яшь булгач, мин укуымны дәвам итәргә теләдем, әмма ирем каршы төште:

– Улыбыз бераз үссен – аннары күз күрер! – диде.

Бераздан кабат балага уздым. Кызыбыз сәламәтлегендә тайпылышлар белән туды, биш яшенә кадәр больницалардан баш чыкмады. Уку турында уйларга да оныттым. Аллаһка шөкер, барысы да җайланды. Балалар мәктәптә укый башлады, буш вакыт артты. Мин кабат уку турында сүз башладым. Әмма Мансур:

– Балалар турында уйла! Минем турында! Йорт, гаилә синдә тотынып тора! Ә акчаны мин эшләрмен! – дип җикеренде.

Үзем турында гына уйлау­дан оят булып китте. Шулай итеп хуҗабикә роле белән килештем. Вакыт узды, белем алу хыялын күмдем. Тормышым ирем һәм балалар тирәсендә генә кайнады. Бервакыт, үземнең шундый тормышымны уйлап, ток суккандай булды: мин болай яшәп үләм! Дүрт стена, кухня һәм кер юу машинасы. Ирем белән күршеләр кебек яшибез – ашап-эчәбез, берничә сүз алышабыз да йок­ларга. Яратабызмы соң без бер-беребезне? Белмим. Безнең арада шашкын хисләрне тышка чыгару юк. Сериалларны карап, андагы геройларга кызыгырга гына кала.

Аерылышыргамы соң?
Әлеге уйларымны әни белән уртаклаштым. Аның шунда ук йөзе үзгәрде:

– Акылдан шаштыңмы әллә?! Нинди аерылу?! Илдә кризис, синең ни белемең, ни эш тәҗрибәң юк! Кемгә хаҗәтең бар синең? Ә балаларны кем аякка бастыра? Алар әле мәктәпне тәмамламаган! Ирең алтын, эчми, тартмый! Аерыласың да гомерең буе ялгызың нужарасың. Акылыңа кил!


Минем акылым юклыгы турында тагын бик күп нәрсәләр ишеттем ул көнне. Мин «акылыма килдем» – балаларны аякка бастырырга кирәк. Инерция буенча шулай яшәвемне дәвам иттем. Иртәнге аш әзерләү һәм өйдә җыештыру, аннары әбәт пешерү, кер юу. Кичке аш, үтүкләү һәм йокы. Ял көннәрендә дача.

Аннары балалар үсеп җитте һәм таралышты. Ирем белән икәү калдык. Мансур эштән төн уртасыннан соң кайтудан туктады, тик, минеке белән кызыксынып тормый гына, үз тормышы белән яшәвен дәвам итте. Үземнең ярык тагарак янында утырып калганымны аңладым. Гомерем гаиләмә уңайлык тудыру, көнкүрештә тәртип булдырудан торган идеаль тормыш коруга китте. Хәзер көнемне кухняда уздырырга да кирәкми, чөнки аның кадәр ашаучы юк. Барысын да яңабаштан башларга кирәк. Тик, ничек? Ирем дә жәл. Ул миннән башка киенә дә алмый бит. Балалар ни әйтер? Тирә-юньдәгеләр? Менә бит ул, мин күптән теләгән кирәкле көн килеп җитте. Әмма куркыта. Ничек яшәрмен, нинди акчага? Гомумән, нишләргә соң?


Бик озак икеләндем. Аннан соң бер карарга килдем: туйдым мондый тормыштан, аерылам! Ирем белән сөйләштем. Мансурның минем бу карарыма каршы килмәвенә аптырап та калдым. Без тыныч кына аерылыштык. Балалар безне аңлады, әнинең башта ачуы кайнаса да, ул да килеште.
Өч бүлмәле фатирыбызны ике берәр бүлмәлегә алмаштырдык. Хәзер мин Мирныйда, ирем шәһәрдә – икебез ике башта яшибез. Сирәк кенә шалтыратышабыз, әмма очрашмыйбыз. Мин көчкә эшкә урнаша алдым. Хезмәт хакым артык зур түгел, берүземә җитә. Шул суммадан да укуыма җыям акрынлап. Тиеш­ле сумманы кайчан туп­лармын, тик барыбер дип­лом алачакмын. Кешеләр 80 яшьтә дә укый, минем кай җирем ким?

Башта мин яңа тормышка ияләнә алмадым. Гомер буе өйрәнелгән гадәт буенча аяк­лар гел кухняга тартты, бер кешелек кенә пешерә алмыйча интектем.

Аннары үземне үзем: «Җитте сиңа, син хәзер рәхәтләнеп ваннада ята аласың, чөнки бер олау кер үтүк­лисең юк. Әллә ничә төрле ризык пешереп иреңне эштән көтәргә, аны ашатып, тыңлап, йокларга озатырга кирәкми. Телисең – китап укы, телисең – төнге клубка бар, урамда җаның теләгән кадәр йөр, ерак түгел генә менә дигән парк бар хәзер!» – дип әрләдем.

Көн саен кичкырын «Каенлык»та йөри башладым һәм шундый кичләрнең берсендә үземә бер ир сүз катты, хәзер безнең, яшь булмавыбызга карамастан, «роман». Ул бергә яшәргә тәкъдим итә, әмма мин сүзне гел башкага борам. Теләмим! Мин әле башкалар турында кайгыртудан туктап, үзем өчен яши генә башладым. Озак көттем бу көнне. Үкенмисеңме, дип сораучылар бар. Үкенәм. Үзем турында алданырак кайгыртырга кыюлыгым җитмәгәнгә үкенәм. Бурычымны үтәдем, балаларны аякка бастырдык. Ә хәзер хыялларымны чынга ашырыр­га тырышачакмын. Үзеңне яратырга беркайчан да соң түгел! Мин бүген бәхетле!


Хатын-кызлар, сезгә дә теләгем шул – курыкмагыз! Бик озын язылды, мине аңларсыз дип ышанам һәм һәркемгә бәхет телим.

Мәдинә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев