Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үзенең шигырьләре аша укучыларыбызга таныш Госман Вәлиуллинның тагын бер, 118 шигырь кергән 167 битле җыентыгы басылып чыккан

Кайнап тора төрле хисләрем...

«Ермагы ерылган» диярләр иде андыйлар турында. Әйе, чынлап та, үзенең шигырьләре аша укучыларыбызга таныш Госман Вәлиуллинның илһам ермагы ерылган бугай. Нигә, дисезме? Тагын бер, 118 шигырь кергән 167 битле җыентыгы басылып чыккан! Бусы «Хисләрем II» дип атала.

Күпме еллар йөрәк түрләремдә
Биктә яткан икән хисләрем.
Ачкычын табып, ишеген ачкач,
Искәләде илһам җилләрем.

Бөреләргә тулган хисләрем
Хәзер инде чәчәк аттылар.
Алар минем шигъри юллар булып,
Китабымда урын таптылар.

Хисләр дәрьясына кереп киттем,
Чыкмый йөрим кайчак көннәрен.
Күңелем белән һаман шигырь язам,
Тынгы бирми хәтта төннәрен.

Урамнарда салкын кыш булса да,
Туңмый бит ул минем хисләрем.
Хисләр белән тулган күңелемнән
Хисләр китсә, бетәр сүзләрем...

– Аллаһка шөкер, икенче китабым да басылып чыкты. Хыялларым тормышка ашып бара. Күңелем хисләр белән тулган, белмим, аларны кайчан ак кәгазьгә төшереп бетерермен икән. Мөмкинлек булган саен, утырам да шигырь язам, язмасам – күңелем тыныч түгел. Күпләр иҗат җимешләремне яратып укый. Аларның хуплау сүзләре дә, тәнкыйтьләре дә тагын да язарга канатландыра. Илһам барда язам. Ходаемнан исәнлек-саулык, озын гомер сорыйм. Аллаһ боерса, әле өченче җыентыгым да чыгар, шигырь язмый калган көнем юк диярлек. Укучыларыма рәхмәт, матур сүзләре йөрәккә җылы бирә. Исемем чыксын дип, мәшһүрлек өчен язмыйм, китапларымны истәлеккә калсын диеп бастырырга тырышам, – дип сөйли Госман Вәлиуллин, уйлары белән уртаклашып. – Китапханәләргә бүләк итеп бирәм, теләгәннәр алып укысын.

Безгә сер итеп кенә, инде өченче китабына да хәйран гына шигырьләре җыелганын әйтте. Шулайдыр, ышанабыз. Көн саен берне генә язганда да, никадәр бит ул. Китап авторын максатына ирешүе белән котлыйбыз, алга таба да хисләрдән торган илһам чишмәсе ташып аксын!

Аллаһым илаһи көчен
бирер әле,
Кайнап торыр төсле хисләрем.
Йөрәгемнең тирән
күлләреннән,
Чыгып торыр шигъри сүзләрем.
Чыккач та, югалмаслар кебек,
Берәм-берәм шытып чыгарлар.
Бөек татар халкына да,
Мирас булып бәлки калырлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев