Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үзебезнең горурлык дип санаган нәрсә безне үтерә

Боланның бик тә эчәсе килгән, елга ярына килеп, судагы шәүләсендә үзенең тармакланып үскән мәһабәт мөгезенә сокланган.

«Мөгезләрем бик матур, ә менә аякларым нәзек һәм сыек», – дип уйлаган.
Шунда үзенә таба бик зур тизлектә арыслан йөгереп килүен күреп алган. Болан бар көченә качарга тырышкан, чапкан, әмма мөгезе белән агач ботак­ларына эләккән. Арыслан аның янына килеп җиткәндә, боланның башыннан: «Мин нинди ахмак! Үзебезнең горурлык дип санаган нәрсә безне үтерә. Ә коткара бөтенләй башкасы...» дигән уй үткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев