Үзебездә үскәннәренә өстенлек бирик
#әйтәмәле
Базардан бакча җиләге (виктория) алдым, бәясе 320-350 сум. Шикәр комы белән туглап, суыткычта катыру иде исәбем. Җиләк исе килә үзеннән, тик тәме ташка үлчим. Иң матурларын, кызылларын сайлап, балаларга авыз итәргә куйган идем, бер генә каптылар, ашамадылар.
Ул җиләк-җимешләрне ниләр генә сибеп үстерәләр икән?! Ә бәясен куя беләләр. Ул черниканы гына алыйк, килосы 600 сум бит. Нәрсәсе бар икән соң аның шулкадәр торырлык? Менә кызыксынган кеше интернеттан кереп мәгълүмат таба ала, кара карлыган күпкә файдалырак һәм витаминнарга баерак. Бәясе дә очсызрак, күпләребезнең бакчасында да үсә.
Шуңа күрә әллә нинди җиләк-җимеш, яшелчәгә кызыкканчы, үзебездә үскәннәренә өстенлек бирик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев