Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үз-үземне җәфаладым

#әйтәмәле

Эштән кайтканда көн дә юлым кибет аша уза. Касса төбенә чиратка тезелгәч, кемнәрне генә очратмыйсың инде монда. Бер көнне бер әби пакетка берничә банан һәм бер кишер салган. Кулында 100 сум акчасын йомарлаган. 80 сумнан артык түләде дә, чыгып китте. Ә минем шул әбекәй өйгә кайткач та күз алдымнан китмәде. Шунда аңа ник берничә кишер алып бирмәдем икән дип, үз-үземне җәфаладым.

Әйе, без дә тормыштан зарланырга яратабыз инде. Чынлыкта исә кечкенә генә пенсия акчасын тартып-сузып яшәүче өлкәннәр арабызда бик күп бит. Минималь пенсия алучыларга коммуналь хезмәтләргә, азык-төлеккә, даруларга ничекләр җиткереп яшәргә кирәк?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев