Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Үз фатирымда ялгызым кала идем» (редакциягә килгән хат)

Яшь вакытта декабрь ае минем өчен моңсу иде: барлык туганнарның һәм дусларның Яңа ел төненә үз планнары бар, ә минем шәхси тормышымда берничә ел рәттән бернәрсә дә юк иде. Үз фатирымда ялгызым кала идем. Парлылар янында артык булып кысылып йөрергә теләмәдем. Берсендә...

Фото: ясалма интеллект

Безнең әти белән әни балаларында Кыш Бабайга һәм Яңа ел төне тылсымына ышануны бетермәскә тырышты. Бу, без сеңлем белән үсеп җитеп, аерым яши һәм эшли башлагач та бетмәде. Хәзер моны гаеп итәләр, әлбәттә, Аллаһ Тәгаләдән узып, диләр. Әмма алар коммунистик тәрбия алган буын һәм без үскәндә дә дин әле бүгенгедәй юк иде. Шуңа ул Кыш Бабай, Кар Кызы, бүләкләр белән бәйле хатирәләр балачактан, яшьлек елларыннан бик якты, матур истәлек.

Яшь вакытта декабрь ае минем өчен моңсу иде: барлык туганнарның һәм дусларның Яңа ел төненә үз планнары бар, ә минем шәхси тормышымда берничә ел рәттән бернәрсә дә юк иде. Үз фатирымда ялгызым кала идем. Парлылар янында артык булып кысылып йөрергә теләмәдем. Берсендә Кыш Бабайга хат язарга булдым. Ә бәлки могҗиза булыр? Анда Яңа елда үз тиңемне очратасы иде дигән теләгемне яздым. Хат ахырында, хәтта, якыннарым белән күрешергә, ярдәм итәргә күбрәк вакыт табачакмын, дип, вәгъдә дә бирдем әле. Бик тә теләгемнең чынга ашуын теләдем. Ышанасызмы – юкмы, шул хатны почта әрҗәсенә салганнан соң берничә айдан булачак иремне очраттым! Утыз елдан артык матур гомер итәбез, хат ахырындагы вәгъдәмне парлашып үтибез.
 

Гөлфия Шиһапова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев