Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Үз балаң белән шулай эшлиләрме?» (киңәш кирәк)

Әнием һәрвакыт диңгез буенда яшәргә хыялланды. Мин аның белән риза идем, бигрәк тә әтиебез үлгәннән соң. Аңа күңелсез, ул аны еш искә ала иде. Бу хәлдән чыгу юлын бергә табарбыз дип уйлаган идек. Мәсәлән, акча җыярбыз да бакча алырбыз, тик шәһәрдән күченү турында сүз булмады. Чөнки ирем белән калада эшебез, дусларыбыз бар. Пандемия башлангач, әни паникага бирелде...

Ул фатирында бикләнде, урамга чыкмый башлады. Ярты елдан соң бөтенләй фатирымны сатам һәм диңгез буена күчәм, диде. Имеш, анда саф һава, җимешләр һәм вирус йоктыру ихтималы аз. Ә шәһәр зур, кеше күп, иртәме, соңмы “без барыбыз да чирлибез һәм үләбез”. Ничек кенә үгетләсәм дә, әни үзенчә эшләде: фатирын сатты да диңгез буена китте. Ә без ирем белән тораксыз калдык (ул башка шәһәрнеке), бүгенге көндә кеше фатирында торырга мәҗбүр, ә моңа акча күп китә.

Мин гаҗәпләндем. Үз кызың белән шулай эшлиләрме инде? Бу бит чын эгоистлык. Бәлки, мин нәрсәнедер аңламыймдыр, тик әниемә нык үпкәләдем. Ул үзе турында гына уйлап эш итте. Үз рәхәтенә генә яши, һәр көн шалтырата, андагы матурлыкны һәм хозурлыкны безгә сөйли. Хәзер инде куркып торам, анда кияүгә чыгып, ирен пропискага кертмәсә ярар иде дип. 

Ирем әниемнең бу гамәлен бөтенләй аңламады. “Мин аны яхшы, үз кызын ярата торган әни дип тора идем”, – ди. Хәзер мин үзем дә инде аның миңа булган мәхәббәтеннән шикләнә башладым. Яхшы әниләр үз балалары белән болай эшлиләрме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев