Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Уйлар диңгезендә йөзәм...

Телевизордан «Татарлар», «Халкым минем» дигән тапшыруларны зур кызыксыну белән карыйм мин. Дөнья буйлап сибелгән татарны эзлиләр, табалар, очрашалар, «Кукмара табасы»н бүләк итеп кайталар.

Ул татарларның илдән китүлә ренең сәбәпләре төрле. Революция чорында качу, кысулардан, чарасызлыктан читкә киткәннәр. Тик хәле булмаганнар чыгып китә алмаган бит, алар ач та, юклыкта да булмаган, барып баш орыр таныш-белешләре дә булган.

Чит илгә эшкә киткәннәр. Анда да гади халык түгел, белгечләр кит кән. Хәзерге яшьләр чит илдә укый да, шунда яшәп тә кала. Анда «укучы»лар да хәлсез, аз керемле кеше балалары түгел. Советлар Союзы чорында союздаш республикаларда яшәп, торып калганнарны аңлыйм мин, бөтен олы яшьтәгеләр өчен илгә кайтып урнашу кыен хәл.

«Татарлар», «Халкым минем»дә Австралиядә, Канадада, Финляндия һ.б. илләрдәге татарларны эзләп, алар тормышын яктырту күп кенә яшьләрне чит илгә китәргә өндәү кебек тоела миңа. Ул яшьләр чит ил университетларын тәмамлагач, ник үзебезгә кайтмыйлар икән соң?

«Акыллы – белемле башларыбыз» үзебездә укып бетергәннәре дә күбесе читкә чыгып китә. Чит илгә хезмәт куялар, үзебез илдә дә аларга яшәргә мөмкинчелек бар бит. Еракта торып Ватаныбыз өчен файда китерүчеләре меңгә бер дә юктыр әле. Ул туган яктан киткән татарларга барып, Сабан туйлары үткәрүдә булышканчы, Россиядә башка төбәкләрдә яшәүче татарларга күбрәк ярдәм итсәләр яхшырак булыр иде, минемчә. Татар теле дәреслекләре җитми, дип зарланалар бит. Үзебездәге татарларга күбрәк игътибар, ярдәм, яхшы түләүле эш урыннары булса, «акыллы башларыбыз» читкә китү турында хыялланмаслар, китмәсләр иде. Түләүле укулар булмыйча, укып бетергәч белгечләрне мәҗбүри эш урынына (3 ел иде бит) билгеләп җибәрсәләр дә, читкә агылу азаер иде.
Россиядә укып, Израильдә,

Төр киядә эшләмәсләр, миллионнар түләп дәваламаслар иде. Әлбәттә, мин моны үземнең «тар карашлы», чит дөньяны аңламаучы буларак язам. Мин гомер буе туган ил, туган җир, Ватанны яратырга, шунда намус белән хезмәт итәргә, үстерергә, яңартырга өндәдем, үз җиребезнең патриоты булыгыз, дип тәрбия бирергә тырыштым. Югарыдаракларның балаларына, оныкларына бу өндәү–тәрбия чит булдымы икән? Әллә авырлык күреп яшәүчеләрнең читкә китү хыялы әкият кенәме икән?!

Югарыракларның балаларына торыр җирләре дә, кәнәфиле урыннары да, маллары да рәхәтләнеп яшәргә җитә бит. Ә балаларына бездәге университетлар да, яшәү дә ошамый, читкә агылалар да агылалар...

Рәйханә Зәйнуллина. Бакырчы – Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев