Уйланырга нигез бар
* Кыямәт көнендә гөнаһы иң күп булган кеше – дөньяда вакытта әһәмиятсез сүзне күп сөйләгән кеше.
* Бернинди нигезсез, кешеләр турында яман уйлаудан сакланыгыз, чөнки начар уй – сүзләрнең иң ялганы. Кешеләрнең гаепләрен тикшермәгез, көнләшмәгез, ачуланышмагыз, бер-берегезне ташламагыз, Аллаһның коллары булган хәлдә бер-берегезгә кардәшләр булыгыз!
* Көнчелектән сакланыгыз, чөнки ут – утын яки печәнне ничек яндырса, көнчелек тә изге гамәлләрне шулай ашый.
* Дүрт нәрсәне дүрт нәрсә белән беркетегез: иманнарыгызны – намаз, малыгызны – зәкәт, саулыгыгызны – сәдака, гыйлемне – язу белән.
* Туган телеңне кадерләп сакла — ахирәткә баргач, Аллаһ Тәгалә каршында җавапны ана телеңдә бирәсеңне онытма.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев