Утта янмый, суда батмый
Авыл башлыгы булу җиңелме, ни өчен Олы Яке авыл җирлеге районда гына түгел, ә республика күләмендә дә билгеле, җитәкче кеше мал-туар тотып, өч меңгә якын төп җиләк үстерә аламы? Шушы һәм башка бик күп сорауларга җавапны без Олы Яке җирлеге хуҗасы Фирая Габделбарый кызы Фәйзуллина белән әңгәмә барышында табарга тырыштык.
Тормыш үзе өйрәтә
Шулай язгандыр инде, балачактан табиб булырмын дип хыялланган Фирая Фәйзуллина 2002нче елда авыл җирлеге башлыгы итеп сайлана. Техникумны тәмамлап, инженер-технолог һөнәрен үзләштергән кыз моңа кадәр «Уразлы» күмәк хуҗалыгында эшли. Озак еллар авыл Советы башлыгы булган Рәдиф Назыйров һәм аннан соң килгән Альберт Йосыповтан соң лаеклы төстә, сынатмыйча хезмәт итүне дәвам итәргә кирәк. Хатын-кыз башың белән шушындый зур йөкне кечкенә генә җилкәңә салып кара әле?! Ә ул бирешә торганнардан түгел, аннан тормыш үзе өйрәтә. Әйе, ул чакта зур чараларны оештырырга, ярдәм кулы сузарга күмәк хуҗалык та бар. Колхоз-совхозларның гөрләп торган чагында авыл җирлекләренә җан асравы күпкә җиңел иде, монысы хак. Шулай да, җитәкче урында хатын-кызга эшләве авырракмы, әллә ир-аткамы икән? Бу минем дәүләт хезмәткәренә биргән беренче соравым иде.
– Хатын-кызга кеше белән аралашуы җиңелрәк дип уйлыйм, берәр гозер белән мөрәҗәгать итсәң дә, жәлләп каршы килмиләр. Иелгән башны кылыч кисми, ди халык. Кирәк булгач, күп кабинетларның ишеген шакып, баш ияргә туры килә. Авырлыгына килгәндә, техник шартларны белеп бетермәү комачау итә иде. Еллар узган саен күп нәрсәләрне аңлый башладым. Кайвакытта иремне дә өйрәтеп җибәрәм әле, каян беләсең дип ул да шаккатып куя.
«Усалландым...»
– 16 ел элек авыл җирлегенә эшкә килгән Фирая белән бүгенге Фирая Бариевна арасындагы аерма бармы?
Тулы язма газетаның җомга санында (№72).
Илсөя Завилейская фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев