Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Утрауда – яңа музей

Бу дүшәмбедә Зөя утравында эшлек­ле визиты белән Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев булып китте.

Зөядә танылган Казан рәссамы Геннадий Архиреев музееның тантаналы ачылышы булды. Татарстанның беренче Президенты Троицкая урамында музей урнашкан ике катлы агач бинаны карады. Йорт XIX гасыр ахырында төзелгән, ул Иоанн-Предтеченск хатын-кызлар гыйбәдәтханәсенә караган. Минтимер Шәймиев шулай ук рәссамның тол хатыны Светлана Колина белән дә очрашты. Рәссам Геннадий Архиреев Зөядә туган, анда аның әнисе сәяси репрессияләр чорында җибәрелгән була.
Музейда Казан иҗатчысының өй мохите торгызылган: аның тол хатыны Архиреевның йөзгә якын көнкүреш һәм шәхси әйберләрен бүләк иткән.
Фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев