Ут-күздән сакланыйк: Норлат авылының Совет урамындагы кырда кипкән үләнгә ут капкан
7 – 13 апрельдә янгын сүндерү хезмәтенә 14 чакыру килгән.
Шуларның 9ы ялган булган. 2 янгын очрагы теркәлгән.
Норлат авылының Совет урамындагы кырда кипкән үләнгә ут капкан. Коткаручылар 200 квадрат метрга таралган янгынны сүндергән.
Яшел Үзәннең Сәйдәшев урамында 30 квадрат метр мәйданда коры үлән янган. Янгын сүндерүчеләр аны тиз арада юкка чыгарган, ут еракка таралмаган.
Язын корыган үләнгә ут тиз каба һәм ул безнең яшәешкә зур зыян китерә. Ут-күздән сакланыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев