Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ут белән саксыз эш итүнең нәтиҗәсе аяныч

24 – 30 майда янгын сүндерүчеләр 24 чакыру кабул итеп алган. Шуларның 9ы ялган булган. 6 янгын очрагы теркәлгән.

Матросов урамында билгесез кешеләрнең ут белән саксыз кылануы янгын чыгуга китергән. Нәтиҗәдә, йортның 39 квадрат метрына зыян килгән.


Яшел Үзәннең Кызыл Тыкрык урамындагы кеше яшәми торган 7нче йортта янгын ут төртүдән чыккан дип фаразлана. Барлыгы 139 квадрат метр мәйданы янган.


Дубровка бистәсенең «Загородный клуб»тагы шәхси мунчада электр җиһазын монтажлаганда кагый дә үтәмәү янгын чыгуга китергән. Стенасының 2 квадрат метры зыян күргән.


Васильевоның «Ял» бакчачылык җәмгыятендә билгесез затларның ут белән саксыз кылануы бер бакча өендә янгын чыгуга китергән. Нәтиҗәдә, бу һәм күршедәге өй – тулысынча, тагын икесе өлешчә янган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев