Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Урып-җыю техникасын тикшерделәр

ТРның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, 2019 елда уңышны урып-җыю, туфракны эшкәртү һәм бу эшләргә әзерлек буенча бәйге уздыру турындагы әмер нигезендә муниципаль районнарда 15 июльдән конкурс бара.

Яшел Үзән муниципаль районының агро-сәнәгать оешмаларында бөртек­леләрне җыеп алу техникаларының әзерлеге тикшерелде. Комиссия эшендә ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, Дәүләт техника күзәтчелеге җитәкчесе һәм районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, шулай ук, хуҗалыкларның үз белгечләре катнашты.
 Конкурс барышында төп игътибар техниканың техник яктан әзерлегенә, хезмәт иминлеге мәсьәләләренә, янгын куркынычсызлыгына, техниканы куркынычсыз куллануны оештыруга бирелде.
Ахырда, барлык тикшерелгән хуҗалыклар буенча билге баллары куелды һәм призлы урыннар ачыкланды.  
Конкурс нәтиҗәләре буенча, беренче урын – «ВЗП Заволжья» ААҖ, икенче – «Тау Иле» һәм өченче урын  «Күгәй» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативларына бирелде.

Фото: Пресс-служба Совета ЗМР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев