Яңа кибет ачылу-шатлык һәм сатып алучылар өчен яңа мөмкинлекләр.
Сүз «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» акционерлык җәмгыяте кебек Яшел Үзән бренды турында бара икән, икеләтә шатлык.
Комбинатка керә торган җирдә урнашкан фирма кибетендә ЗМК продукциясе өчен озын чиратлар бетми. Шуңа да, халык ихтыяҗын канәгатьләндереп, комбинат җитәкчелеге яңа сәүдә нокталары ачарга карар кылды. Икенче кибет К.Маркс урамының 44нче йортында (үзәк почта каршысы) урнашкан. Өченче кибет исә Мирный микрорайонының Королев урамындагы 4нче йортында ачылды.
ЗМКның барлык фирма кибетләрендә сөт продукциясенең һәм балалар өчен сөт ризыкларының киң ассортименты тәкъдим ителә.
Яхшы яңалыклар моның белән генә бетми әле. «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» акционерлык җәмгыяте шәһәр һәм районда тагын берничә фирма кибетен ачарга уйлый.
Нет комментариев