Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Урман - ул чүп-чар урыны түгел! Волонтерлар Яшел Үзән урманын чистартырга чыкты

Яшел Үзәннең битараф булмаган кешеләре Мирный бистәсендәге урманны чүп-чардан чистарту акциясендә катнашты. Волонтерлар төркеменең нигезен сәламәтлек төркемендә катнашучылар тәшкил итте.

Акциядә катнашучылар җыештыруга иртәнге сәгать 6да чыкты. Йошкар-Ола чокыры янындагы районда, өмәдә катнашкан 26 кеше, урманда ял итүчеләр калдырган берничә капчык чүп-чар җыйды. Пластик һәм пыяла шешәләр, пакетлар, төрелмәләр һәм башка чүп-чар арбаларда якын-тирә каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларына озатылды. Берничә рейс ясарга туры килде.

- Ни өчен без моны эшлибез? Акциядә катнашучыларның күбесе сәламәтлек төркемендә шөгыльләнә һәм бу урманга килә. Әйләнә-тирәбезнең нинди халәттә булуына, планетабыз белән нәрсә булуына без барыбыз да битараф түгел, - дип аңлатты экологик шимбә өмәсе инициаторы Ольга Әзһәмова.

Һәр кешегә мөрәҗәгать итәбез – безнең скверларны, паркларны һәм урманнарны саклагыз. Күпләр табигатьтә ял итәргә ярата бит. Шул ук вакытта барысы да үз артыннан чүп-чарны җыештырмый, өстәвенә, таркалмый торган нәрсә табигатькә зыян китерергә мөмкин. Хәзер экология турында күп сөйләнелә, әмма, карарлар тәкъдим итмичә, сөйләшүләр алып баруның мәгънәсе юк.

Әгәр без берләшсәк, без күп булсак һәм һәркем үз өлешен кертсә, без күп кенә проблемаларны бергәләп хәл итә алачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев