Яшәеш

Уразлы чишмәсенә республика ярдәм итә

Олы Яке авыл җирлегенең төрле идеяләр белән янып-көеп яшәвен еш кына газетабызда да яктыртып барабыз.

Быел исә республика күләмендә уздырылучы яңа проектта катнашырга булганнар.
«Татарстан - Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте ел саен төрле районнарда урнашкан тарихи әһәмияткә ия булган чишмәләрне яңарту белән дә шөгыльләнә. Бу юлы бәхет «Чишмәләрне торгызу» проекты кысасында Олы Яке җирлегенең Уразлы авылына елмайган. Авыл уртасында искиткеч матур урында урнашкан, аның каравы бик тә аяныч хәлдә булган чишмәне быел төзекләндерергә тиешләр. Моның өчен социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы нәтиҗәләре буенча «РИТЭК» акционер җәмгыяте грант бүлеп биргән. Язын, җирләр кибүгә, биредә зурлап өмә уздырылган, тирә-юне чистартылган иде.
Мөгаен, күпләрдә ни өчен Уразлы чишмәсе дигән сорау туар. Ул бик борынгы һәм 4 чыганактан торган чишмә кешеләргә тормыш кору өчен бик тә уңай җирлек тудырган. Кызганыч, бүгенгә бу чыганакның берсе генә калган һәм аны саклап калу бик тә мөһим. Әлбәттә инде, авыл халкы һәм яшь буын бердәм булганда гына теләгәннәргә ирешергә мөмкин. Балаларда туган якка, аның табигатенә хөрмәт, сакчыл караш кечкенәдән тәрбияләнергә тиеш. Нәкъ менә шуларны күздә тотып, «Татарстан - Яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәте «Уразлы чишмәсен торгызу» проекты кысасында укучылар арасында «Кече Ватан байлыкларын саклыйбыз» дип исемләнгән рәсем бәйгесен оештыра. Өч номинациядә узучы бәйгедә балалар бик матур рәсемнәр, плакатлар ясаган һәм фотографияләр төшергән. Уку елының соңгы көнендә әлеге дәрәҗәле бәйгедә җиңүчеләрнең кем икәнлеге билгеле булды. Аларны котларга һәм кулларына пумала алып рәсем ясаган укучыларга рәхмәт сүзләрен ирештерергә «Татарстан - Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең политсоветы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова да кайткан иде.
Алия Гаязова
Илсөя Завилейская фотосы.
Тулырак - газетаның 41нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Уразлы чишмәсенә республика ярдәм итә
Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Яшәеш