Уразлы авылының тере тарихы: Суфия апага — 100 яшь!
Уразлы авылында яшәүче хөрмәтле Суфия Зәйнулла кызы Шәйхетдинова үзенең 100 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтә!
Бу уңайдан Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән юбилярны район башлыгы киңәшчесе Денис Лулаков һәм авыл җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллина тәбрикләде. Чиксез ихтирам сүзләре өстенә, Суфия апага бүләкләр һәм иң җылы теләкләр җиткерелде.
Суфия апа — олы җанлы ана. Тормыш иптәше белән алар 6 балага гомер биреп, аякка бастырганнар (кызганычка, бүгенге көндә ике баласы инде бакыйлыкка күчкән). Бүген аның сөеп туймас 11 оныгы һәм 17 оныкчыгы бар! Раббыбыз аны әнә шулай балалар, оныклар бәхете белән дөнья итү бәхетенә ирештергән.
— Чын күңелдән Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, тыныч тормыш һәм якыннарыгызның даими кайгыртуын тоеп яшәвегезне телибез! — диде Фирая Фәйзуллина үзенең котлавында.
Буыннар чылбырын саклаучы хөрмәтле Суфия әбине без дә олы юбилее белән ихластан котлыйбыз! Йөз яшьлек киң күңелле апабызга алга таба да якыннарының җан җылысын тоеп, иминлектә һәм тынычлыкта яшәргә насыйп булсын! 🤍
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев