Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Уразаның бер көнен дә калдырмыйк!

– Уразаны тулысынча тоту безнең зур бурыч, – дип, теләкләрен җиткерә мөселманнарга Яшел Үзән муниципаль районы мөхтәсибе, Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин.

– Калдырган 1 көн өчен   штраф каралган, ягъни 1 көн өчен – 60 көн ураза тоту. Рамазан ае  Аллаһ Тәгаләнең безгә булган зур бүләге, җәннәткә керү өчен бирелгән ай. Уразага чын күңелдән кергән кеше аны җиңә ала. Мөхтәрәм дин кардәшләребезне  җомга намазларына килергә чакырабыз. Чөнки анда бик күп вәгазьләр укыла. Рамазанда кичке тәравих намазларына җыелу да бөтенебезнең бурычы. Бу изге айда кемнәр белән аралашсаң, алар синең яклаучың булыр. Рамазан аенда балаларыбызның иманда һәм бәхетле-тәүфыйклы, дәүләтебезнең имин-тыныч булуын сорыйк.   Рамазанда Коръәннең бер хәрефен укысаң да, меңләгән савап алырсың. Һәр барчабызга уразада булырга насыйп булсын! Рамазан ае мөбарәк булсын!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев