Яшәеш

Уразада акыл белән туклану фарыз

Табиблар дөрес тотылган ураза нәтиҗәсендә организм ял итә алуы, зыянлы матдәләрдән азат ителүе, иммун системасы ныгуын билгели, әмма шулай да ифтар, сәхәрдә ашау-эчүнең сыйфатына әһәмият бирү кирәклеген әйтә.

Ризыкларның җиңелчә булуы кулай. Уразаның рухи яктан булган әһәмиятен дә ассызыкламый мөмкин түгел.

Беренче чиратта, уразаны Аллаһ ризалыгы өчен тотабыз, аның төп файдасы - Аллаһка гыйбадәт кылуда, ягъни без фарызны үтибез. Калганнары өстәмә буларак килә. Әлбәттә, ураза ихтыяр көчен ныгыта, чөнки без көннең якты өлешендә ашау-эчүдән тыелырга тиеш, бу сабырлыгыбызны тәрбияли. Ә теләсә кайсы шундый тыелу дисциплинага өйрәтә, кеше үзен контрольдә тота башлый.

«Майлы ризыклар ашамаска»

Иң мөһиме - лимонад, торт кебек синтетик ризыклардан баш тартырга. Майлы әйберләр ашарга кирәкми. Пәйгамбәребез ифтарда да, сәхәрдә дә хөрмә һәм су белән тукланган. Кояш баегач, хөрмә белән авыз ачабыз да ахшамны укыйбыз, аннан соң инде ашыйбыз. Әгәр хөрмә булмаса, су белән авыз ачарга мөмкин. Ашалган ризыклар җинелчәрәк булса әйбәт. Мисалга, яшелчәләрдән салат (зщйтън маенда ясалганы кулай), ботка, җиләк-җимешләр, чикләвекләр куллану яхшы булачак. Ифтарга шулай ук карабодай, дөге, балык, ит мөмкин.

Әлбәттә, су күп эчәргә кирәк. Мәсәлән, ашаганнан соң ярты сәгать үткәч чишмә суы яки фильтрдан үткәрелгән су эчәргә була. Кайнаган суда файдалы матдәләр калмый. Чәйгә караганда су эчү мөһимрәк. Суга бал салып эчү дә әйбәт.

Тулырак - газетаның 42нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Уразада акыл белән туклану фарыз
Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Яшәеш