Ураза аен ничек дөрес тәмамларга?
«Бәйрәм көне мәчетләрдә җәмәгать намазы укудан башлана.
Шәүвәл аеның беренче көнендә кояш чыккач, мәчетләргә намазга килгән ир-атлар килә.
Бәйрәм намазы мөселман, акылы, сәламәт, балигъ булган ир-атлар өчен мәҗбүри (ваджиб) булып тора. Бу намаздан хатын-кызлар, балалар, юлчылар һәм хәлсезләр азат ителгән.
Бәйрәм алдыннан тулысынча юынырга, хушбуйланырга һәм иң яхшы киемнәрне кияргә кирәк. Шулай ук сөннәт буенча бәйрәм намазына барыр алдыннан, Рамазан уразасының тәмамлануын раслап, так санда хөрмә ашарга кирәк.
Бәйрәм намазы вакыты җиткәнче фитр-садака түләү-изге Рамазан аенда ураза тотуның соңгы һәм мәҗбүри шарты.
Гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә "фитр" барлык эшкә сәләтле мөселманнар өчен, аларның җенесенә, яшенә һәм муллыгына карамастан, мәҗбүри түләү, аны Ураза бәйрәме башланганчы бирергә кирәк (быел ул 10 апрель иртәсендә).
Мәчеткә барганда: "Аллаһ Әкбәр! Аллаһ Әкбәр! Лә иләһә илләллаһ, Аллаһ Әкбәр! Аллаһ Әкбәр! Вә лилләһи-ль-хәмде!» тәкбирен әйтү мәслихәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев