Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Урамнан узып барган яшел үзәнле, тәрәзәдән ялкын күреп, фатир хуҗасын коткарган

1 – 5 гыйнварда янгын сүндерүчеләр 6 чакыру кабул итеп алган.

Шуларның 2се ялган булган. 1 янгын очрагы теркәлгән.

2025 елның беренче биш көнендә янгыннар белән вәзгыять тотрыклы булган. Яңа ел төнендә бер генә янгын теркәлгән. Аның турында хәбәр 00 сәгать 14 минутта килә. Паратская урамындагы йорт тәрәзәсеннән ялкын шәүләсен урамнан узып барган ир-ат күреп, тәрәзәне ватып, төтенле бүлмәгә кергән һәм анда креслода утырган фатир хуҗасын коткарган һәм кул астындагы әйберләр белән су сибеп, янгынны сүндергән. Ачыкланганча, янгын электр плитәсеннән идәнгә ут кабудан чыккан. Вакытында күрсәтелгән ярдәм аркасында гына фатир хуҗасы исән калган.

Моннан тыш, янгын сүндерүчеләр полиция органнары белән бергә Татарстан урамындагы бер йортка барып, анда бикле ишекне ачарга булышкан. Б.Урманче урамындагы фатирларның берсендә кыска ялганыштан розеткага ут капкан. Янгын сүндерүчеләр берничә тапкыр ялган хәбәрләр буенча чыккан. Шуны билгеләргә кирәк, бәйрәмнәрдә яшел үзәнлеләр куркынычсызлык кагыйдәләрен бик җаваплы үтәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев