Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Унынчы корабка нигез салынды

Яшел Үзәннең зур заводлары илдә кризис барса да, бер урында таптанмыйлар. А.М.Горький исемендәге заводта берсе артыннан берсе заказлар үтәлеп, яңаларына нигез салына. 24 апрельдә бу предприятиедә тагын бер зур һәм мөһим вакыйга булды.

«Ак Барс» Холдинг компаниясе» АҖ компанияләре төркеменә кергән А.М.Горький исемендәге заводта РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин катнашында «Град» 21631 проектындагы ракета корабленә нигез салу тантанасы узды.
Җыелучыларны сәламләп, Дмитрий Рогозин бөек Россия флотына хезмәт итәчәк һәм РФ ярларын саклая­чак кече ракета корабльләре сериясенең унынчысын төзи башлау илне коралландыру дәүләт программасы кысасында бик мөһим вакыйга булып торуын билгеләде. Ул шулай ук Яшел Үзән судно төзүчеләренә, аларның сыйфатлы эшен бәяләп, рәхмәтен белдерде.
Вице-премьер сүзләренә караганда, Крым Россия­гә кушылгач, ярымутрауның сәнәгатен күтәрергә кирәк булган. - Крымда суднолар төзү заводлары күп булса да, алар озак еллар буе эшләмәгән, ә корабль төзүчеләр чит илләргә киткән, Россиядә эшләүчеләре дә бар, - диде ул. -Хәзер шуларның күбесе кире әйләнеп кайта. Яшел Үзән заводы аларны торгызырга булышты. Бүгенге «Залив» заводы - безнең уртак тырышлык нәтиҗәсе. Ноябрьдә без Яшел Үзән заводы директоры белән Керчьтәге «Залив» заводына предприятие хезмәткәрләренә беренче торак йорт тапшыру тантанасына барачакбыз.
- Бүген кече ракета корабльләре сериясеннән унынчы суднога нигез салыну безнең корабльләрнең таләп ителүен һәм сезнең үз бурычыгызны намус белән үтәвегезне раслый, - диде җыелучылар алдында чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин.
Хәзерге вакытта әлеге проекттагы биш корабль - төп «Град Свияжск» һәм серияле «Углич», «Великий Устюг», «Зеленый Дол» һәм «Серпухов» кораблары Россия Хәрби-Диңгез флотында хезмәт итә. 2016 ел нәтиҗәләре буенча «Зеленый Дол» корабле РФ ВМФында иң яхшы ракета корабле дип танылып, ракета атуы буенча главком призына лаек булган, шулай ук Кара Диңгез флотында иң яхшысы исәбенә кертелгән.
Хәзер Яшел Үзән заводында тагын дүрт - «Вышний Волочек», «Орехово-Зуево», «Ингушетия» һәм «Грайворон» проектлары буенча төзелеш алып барыла.
Бу тантанада традиция буенча иң яхшы кораб төзүчеләргә Мактаулы исемнәр, грамоталар тапшырылды.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев