«Улымны хатыны эчертә» (киңәш кирәк)
Кунакка баргач, ирем ягыннан бер ерак туган тиешле апа сөйләде. Ул апа 60тан узган инде. Өйләнеп яшәгән улы өчен йөрәге әрни икән моның.
Фото: ясалма интеллект
«Күрше авыл кызын алды. Өйләнгәч, мәрхүм әти-әнинең йортын бирдем. Әйбәт йорт, әти мәрхүм үлгәнче йортын карады. Үзем аерым йортта күрше урамда торам, ирем белән өй салып кердек. Мәрхүм иртә үлде шул, шулкадәр авыр хезмәтенең рәхәтен дә күрмәде. Ярар, анысы буласы булган инде, нишләтәсең…
Улым йомшаграк шул, соңгы елларда яхшы ук салырга ярата башлады. Элек тә эчкәли иде инде. Исәнлегең бетә, улың бар, аңа нинди үрнәк бирәсең, дип сүгәм, йөрәгем әрни, тик файдасыз, бераз айнып йөри дә тагын эчә, мәрхүм иремнең әтисе шундый булган, кан тартамы... әллә хатыны эчәргә өйрәттеме...
Килен чәчәк ата аның каравы, машина йөртергә укыды, ике бозау үстереп саткан акчага тотылган машина алды. Ә бит ул терлекне минем улым да караган. Безнең авыл район үзәгеннән ерак түгел, килен шунда эшкә урнашты, кафеда график буенча эшли. Ул соңга калып кайткан көннәрдә терлекләр ач тормый бит, улым карый. Ул бит көннәр буе эчеп ятмый. Шабашка булганда эшләп тә кайта.
Ярар анысы бер хәл, киленне районда ике балалы ир белән йөри диләр. Күрүче кешеләр бар. Күрше хатынының кызы кафедан ерак түгел кибеттә эшли. Хәзер бит телефон заманы, ул ирнең килен янына яхшы кара машинада килүен, бер тапкыр кочаклашканын да күреп фотога төшергән. Килен дә үзгәрде, яхшы киенә, бизәнеп үзен карап чыгып китә. Оныгым исә күптән түгел бөтенләй кыргый хәл сөйләде. Әни әтигә аракы салып бирә дә, үзе машинасына утырып чыгып китә ди. Моны күршеләре дә күргәннәр. Киленгә бу хакта әйткәч, бик талаштык. Нәрсә генә әйтеп бетермәде, синең уҗым бозавы малаең, акча эшләми, тормышны үзем тартам, кеше ирләре кебек ирләр арасына кереп сөйләшә белми, тормышка яраксыз, аракы чүлмәге, тагын әллә ниләр әйтеп бетерде!
Аерыл дип әйтер идем, малаем юкка чыга, болай инде ярар, хатыны, улы бар дип торасың. Нинди генә булса да, ул бит минем улым, йөрәгем әрни инде» диде апа...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев