Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Улым бурычка батты, ә мин түлим...

Хәерле көннәр, кызлар!

Хатлар бүлегенә күңелемне бушатырга булдым әле, бәлки төпле киңәш белән ярдәм итәрләр, булмаса –
психологлар әйтә бит, проблемаңны кәгазьгә яз, җиңелрәк була, дип. Менә үземә шундый терапия дә булыр.

Улым хөрмәтле, уңышлы кеше иде, тик нидер булды. Аның проб­лемалары белән үземнең дә тынычлыгым бетте, болай озак түзә алмам.
Без ирем белән кавышкан көннән үк бер-беребезгә ярату һәм хөрмәт белән яшәдек. Озак кына балабыз булмады, улыбыз биш елдан соң гына туды. Авыр күтәрдем, авыр тудырдым, шуңа күрә, ирем бик кыз теләсә дә, икенче бала турында уйлыйсым да килмәде, курыктым. Улыбызны иркәләп, азындырып үстердек – бердәнбер бит.

17 яше тулгач, Казанга югары белем алырга китте, яхшы юрист булды. Частный компаниядә ялланып эшләде. Ул теләгән кадәр түләмәсәләр дә, җитәрлек иде, миңа бүләкләр дә алгалады. Мин аның уңышларына сөендем, ә шәхси тормышы, нәрсә белән шөгыльләнүе турында төпченмәдем. Зрә...
Машина алды, кызы да бар иде, ял йортларына йөрделәр. Аның хезмәт хакына ничек шулай иркен яшәп булуын аңламадым, сорадым. Ул мине тынычландырды, кешеләргә консультацияләр бирә башладым, яхшы түлиләр, диде. Өйләнде, бәхетле кебек иде. Аңа ышандым, бәхетле генә була күрсен, дип теләдем. Әмма бәхете озакка бармады.
Бервакыт, атна уртасында эш вакытында безгә кайтып кереп (Казанда фатир арендалап яши иде), шаккатырды: фирмалары банкротка чыгып, күптән эшләми икән инде, ә кыйммәтле бүләкләрне кредитка алган булган. Хәзер бик күп бурычы җыелган, эше дә юк. Җитмәсә, хатыны да киткән. Ирем белән тынычландырырга тырыштык, һәрвакыт ярдәм итәчәкбез, Зеленодольскка кайт,  эш табарбыз, дидек.Улыбыз бездә бер ай яшәде. Әмма эш таба алмады. Дөресрәге – эзләп тә карамады. Башта ни булганын аңламадым да, аннары өйдә буш шешәләр арта башлады. Алдан сыраныкы, аннары шәраб һәм соңрак – аракыныкылар. Минем сорауларыма җавап итеп, иптәш малай кергән иде, ул эчте, дигән булды.

Бер көнне моны өйдә лыкыр исерек килеш тоттым. Болай дәвам итә алмый, ни булганын сөйләп бир хәзер үк, дип, туздырдым. Ул үзенең банкларга һәм микрофинанслау оешмаларына өч миллион бурычы булуын әйтте. Дусларына тагын ике йөз мең тирәсе. Машинаны сатканда да, капларга җитмәячәк.


Үземне шок хәлендә калдым дип әйтү бик йомшак булыр иде. Ун тапкыр шок хәлендә идем! Мин гел аның үзенең эшләп тапкан акчасы бар дип йөри идем. Ә аның хәтта телефоны да кредитка алынган булып чыкты. Каян килгән аңа мондый акча бәясен белмәү? Без аны әтисе белән гел экономияләргә өйрәтеп үстердек. Тик акырмас­ка, әрләмәскә булдым. Үзе дә зур кеше бит. Ике ай кредит түләрлек акча бирдем. Мин аларны Төркиягә ял итәргә барырбыз дип җыйган идем.
Ике ай узып китте. Акылына килер, эшкә урнашыр дип уйладым. Ә ул бу турыда уйларга да җыенмады. Мин аңа ай саен шуның кадәр акча биреп бара алмыйм, хезмәт хакым «не позволяет». Ирем дә булыша алмый, теләми дә. Ул, зур үскән егет эшләргә һәм үз проблемаларын үзе хәл итәргә тиеш дип саный.
Тагын ике айдан соң улым эшкә урнашты. Каравылчы булып. Хезмәт хакы зур булмаса да, айлык кредитын түләп барырга җитәр иде. Ике атналап та эшли алмады, эчкән өчен куып чыгардылар. Шул арада да рефинансированиегә тагын бер кредит алып өлгергән, ә мине поручитель итеп җәлеп иткән булып чыкты. Шулай итеп, аның бурычлары өчен җаваплылыкның бер өлеше хәзер минем өстә.
Хәзер яңа кредитны түләргә кирәк. Аның буенча айлык түләү кимеде, әмма бу мәсьәләне хәл итми бит. Кыйммәтле коньяклар өчен дусларыннан да тагын бурычка җыйган. Мин ниш­ләргә дә белмим, шартлар дәрәҗәгә җиттем. Баламның акылына килеп, проблемаларын хәл итүен телим. Ул бит инде гомере буе безнең белән яшәп, аның бурычларын гел без каплап бара алмыйбыз.


Нишләтергә... Психологка яздырырга уйлап йөрим, бәлки файдасы тияр. Әтисе белән аралары тәмам бозылып бетте, мин әйткәннәр аңа, шулай ук, барып җитми, ишетми. Аның аркасында гел ирем белән әрләшәбез, араларыбыз өзелер дәрәҗәдә. Улыбыз моны күрә, әмма бернәрсәне дә үзгәртергә теләми. Аңа тимәсеннәр дә, аракы гына булсын. Кемне үстергәнбез? Бары тик яхшылыкка гына өйрәттек бит! Иркәләп, барлык теләгән әйберләрен алып биреп үстерүнең нәтиҗәсе инде бу. Баланы кечкенәдән үк эшләргә, үзенә ышанырга өйрәтергә кирәк икән шул. Сабый чагыннан ук кечкенә проблемаларны үзе хәл итеп үссен икән. Әле яңа тәпи киткәндә абынып егылса – үзе торсын, кулларын, тезләрен үзе каксын – менә шуннан ук башларга кирәк икән.

Менә шундый проблема белән яшәп яткан көнебез. «Маленькие детки – маленькие бедки» икән, чынлыкта да.

Сәлам белән, Тәслимә Ш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев