Улым белән очрашырга куркам
Тормышта җанны тырный торган зур һәм җитди ялгышлар бар инде ул.
Әмма бөтен кешедә дә түгел. Күпләрнең кыек юлга басмый калырга аек акыллары булыша торгандыр. Ә минеке үземнән көчсез булып чыкты андый акыл...
Мин беркайчан да яхшы әни булмадым. Бөтенләй булмадым, дип әйтер идем, хәтта. Тормышым әйбәт иде, тик бер мәлне иң югарыга мендем дә, шуннан упкынга тәгәрәдем. Үткәннәрне еш искә алам, уйланам да, барысына да бары тик үземнең генә гаепле булуымны аңлыйм. Элек үземнең гаебемне һәм җаваплылыкны яккан бернинди дә бөек көчләр, читләр йогынтысы, башка шундый нәрсәләр юклыгын беләм. Киләчәгем үзгәрсә дә, үткәнемдәге вакыйгалар өчен бик үкенәм. Мин әйбәт гаиләдә үстем.
Әти-әнием мине бик тә яратты, ләкин аннары яшүсмерлек максимализмы уянды һәм мин бик тә конфликтлыга әйләндем. Бернәрсә дә ошамый, якыннарым ачуны чыгара, бер нәрсә дә мин теләгәнчә түгел. Әти белән әни тормышымны яхшырту өчен тырыша, миннән «ни булды» дип сорый, ә мин юри аларны җәнҗалга тартам яки бөтенләй ишетмәмешкә салышам. Минем өчен бу «мине беркем аңламый», «мин бәхетсез» һәм шул юнәлештәге башка татлы халәттә булуның ысуллары иде.
Минем классташларым күз алдында иң бәхетсезе буласы килде. Алар миңа ярдәм итте дә! Тик мин артыгын уйнап-кыланып ташладым һәм әти белән әни миңа җәза бирергә булды: өч атнага әнинең сеңлесенә илтеп куйдылар. Имеш, менә бездән башка яшәп кара, ни икәнен аңларсың. Апа минем истерикаларга битараф, исе дә китми, шул исәптән миңа карата да шундый ук караш иде аңарда. Апа үзен дә нәкъ бала-чага кебек тота иде, шуңа уртак телне тиз таптык. Ул миңа баштан ук, үзеңне нормально тот һәм минем тормышыма кысылма, комачаулама, дип әйтеп куйды. Шуның белән аның ягыннан тәрбия эше тәмам булды. Мин аның шартлары белән килештем.
Нәкъ бер көннән, югары классларны төшерү өчен, мәктәпкә фотограф килде. Аны күрдем дә гашыйк булдым! Кинодагы яки әкияттәге кебек! Хәтта, ул янымда булганда эчемне бора, телдән яза идем. Мин аның белән фотосессия ясарга сөйләштем. Чәршәмбе кич фотога төштем, ә пәнҗешәмбе иртән йокыдан бергә уяндык. Мөнәсәбәтләребез озак бармады, чөнки бер айдан үземнең балага узганымны аңладым. Әлбәттә инде, егеттән, җилләр исте, берүзем калдым.
Апага әйтергә курыктым. Әти-әниләргә бигрәк тә. Соңгы чиккә кадәр яшереп йөрдем. Сөйләп, әти белән әнинең «пешерүен» ишетеп булса да, врачка барырга мөмкин иде. Тик мин биш айгача сузып йөрдем. Капчык кебек киң киемнәр сәер күренә башлагач кына, әни минем тазармаганымны аңлады. Ул елады, әти тузынды һәм ахырда мине өйдән куып чыгардылар. Аларның мине куркытасылары гына килгәнен аңлыйм, әмма мин чыгып киттем. Ике көнләп урамда яшәдем, аннары бер сәер төркемгә кушылдым, без барыбыз бергә чүп-чар тулы фатирда яшәдек. Бала тапканчы шунда булдым. Үземнең барлык проблемаларымны оныттым.
Тормышымның ул өлеше куе томан белән капланган кебек. Бала тугач та шул притонга кайттым һәм шул тормыш рәвешен дәвам иттем. Күршеләр безнең гел кәеф-сафа коруыбызны нигәдер кичерә иде, әмма фатирда бала барлыгын белгәч, социаль хезмәткә хәбәр иттеләр. Улымны алып киттеләр, мине аналык хокукыннан мәхрүм иттеләр. Мин бик зур юл уздым: клиникада тернәкләнү, кеше рәвешенә керү, яшьтәшләремнән соңарып мәктәп программасын узу. Оят, күңелгә бик авыр, ялгызлык күтәреп булмаслык иде.
Әти-әнием минем белән башка беркайчан да элеккечә аралашмады. Мин гаиләмне һәм улымны югалтып, ялгыз калдым. Хәзер миңа – 29, улыма 11 яшь. Мин аның кайда икәнен беләм, тик барырга куркам. Анда калдыруым өчен ул мине беркайчан да кичермәячәк. Хәзер барысы да үзгәрде, мин сәламәт яшәү рәвеше алып барам, институт бетердем, эшлим. Ә бит шул вакыт аралыгында улым да минем белән була ала иде. Инде алты тапкыр шунда барырга талпындым, бүләкләр, күчтәнәчләр алдым. Аннары куркып калам да, барысын да өйдә калдырам. Аңа мондый әни нәрсәгә? Мине беркайчан да күрмәве җитмәгән, аңа минем өчен оят та булачак. Анда бит балалары кирәк булмаган, һәлак булган әниләрнең балалары. Ә мин эчү сәбәпле улын югалткан яшүсмер-әни һәм шуның аркасында аңа приютта үсәргә туры килде. Әгәр дә ул моны белсә, мәңге гафу итмәячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев