Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үлемгә китергән фотосессия

Мәскәүдә 33 яшьлек ир-ат бергә яши торган 34 яшьлек хатынны үтергән.

Ул хатынга кимендә 30 тапкыр пычак кадаган. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Ведомство белешмәсе буенча, 3 гыйнварда Полина Осипенко урамындагы йортларның берсендәге фатирда хатын-кыз мәете табыла. Аның гәүдәсендә кимендә 30 тапкыр пычак кадаган яралар күренә.

РЕН ТВ мәгълүматы буенча, ир белән хатын Мәскәүгә Вологдадан берничә көнгә килә. Гашыйклар башкалада бәйрәм фотосессиясе ясый, аннары фатирга урнашалар. Җәнҗал сәбәбе билгеле түгел. Шаһитлар сүзләренчә, хатын ярдәм сорап кычкыра, күршеләр полициягә хәбәр итә. Урынга килгән хокук саклаучылар ишекне ватып керә һәм үтерүчене тоткарлый.

Бу хакта Интертат: иң популяр татар сайты яза

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев