Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үлем лагере аша 20 миллионнан артык кеше узган

Карамалы Тау бистәсе мәгариф учреждениесе базасында Зеленодольск муниципаль районының «Рәхәт» ДАССОның социаль эш буенча белгечләре тарафыннан Холокост көненә багышланган мәгълүмати чара үткәрелде.

Холокост – БМОның Халыкара көне, ул 27 гыйнварда, Совет гаскәрләре тарафыннан «Освенцим» нацистлар концентрацион лагерен азат итү көнендә билгеләп үтелә.

Истәлекле көн 2005 елда билгеләнгән.

Холокост – нацистлар тарафыннан төрле этник һәм социаль төркемнәр вәкилләрен массакүләм юк итү. Геноцидны тормышка ашыру өчен билгеләнгән юкка чыгару үзәкләре үлем лагерьлары булган.
Освенцим (Польша территориясендә нигезләнгән) үлем лагере гына түгел, ә шулай ук мәҗбүри хезмәт лагере функцияләрен дә үтәгән. Үлем лагерьлары корбаннарының күпчелеге яһүдләр булган, Польша территориясендә алты лагерьда 3,5 млн. яһүд үтерелгән.

СССР территориясендә хәрби әсирләрне, яһүдләрне һәм кече этник төркемнәр вәкилләрен тоткан 19 махсуслаштырылган урын булган. Икенче Бөтендөнья сугышы елларында үлем лагерьлары аша 20 миллионнан артык кеше узган, шуларның 5 миллионы – Советлар Союзы гражданнары.

Карамалы Тау бистәсе мәгариф учреждениесе базасында Зеленодольск муниципаль районының «Рәхәт»  ДАССОның социаль эш буенча белгечләре тарафыннан әлеге датага багышланган мәгълүмати чара үткәрелде.

Балигъ булмаган балалар танылган концлагерь тоткыны М.Җәлил турындагы тарихны, «Вәхшилек» шигырен тыңладылар. Ә тагын балалар белән бер кешенең үзе белән бер милләттән булмаган өчен генә икенчесен юк итүе куркыныч булуы, бер-береңә карата түземлерәк булырга кирәклеге турында сөйләштеләр.

Очрашу ахырында игътибарлылык буенча уен да оештырылды.

Фотолар «Рәхәт»нең ВК төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев