Ул безнеке дә
Узган атнада республикабыз Г.Камал исемендәге театрда шагыйрә, прозаик, мөгаллимә һәм журналист Эльмира Шәрифуллинаның юбилеен зурлап билгеләп үтте.
Халкыбызның талантлы кызы Эльмира Мөхәммәтовнага, озак еллар намуслы хезмәте өчен, ТР Дәүләт Советы рәисе исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды. Артистлар аның сүзләренә язылган җырларны башкарды, сәхнәдә бик күп әсәрләре яңгырады.
Яшел Үзән Эльмира Шәрифуллинаны талантлы язучы, юмор остасы Фаил Шәфигуллинның хатыны булганы өчен дә ярата, хөрмәтли. Ул арабыздан бик иртә киткән язучының басылмый калган әсәрләрен китап итеп чыгарды. Яшел Үзәндә узган бик күп мәдәни чараларда катнашырга, мәктәпләрдә, китапханәләрдә иренең туган ягында яшәүчеләр белән очрашуга вакыт таба.
Илсөя Завилейская фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев