Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ул әтинең капма-каршысы

Кызлар, исәнмесез!

Сезгә кызымның дус кызы сөйләгәннәрне җиткерәм әле. Жәлләдем гашыйк яшьләрне. Без олылар үз каланчабыздан балаларыбызга сафсата сатарга, үзебезчә яшәргә өйрәтергә, үзебезнең карашларыбызны аларга көчләп тагарга бик остабыз. Шуның белән бик күпләребез ул-кызларыбызның бәхетенә аяк чала, гомергә бәхетсез итә. Тышкы кыяфәт кешенең нинди булуына бәя бирә алмый. Әллә нинди чибәр, тәртипле яшәүчеләрнең күңелләре тулы әшәкелек. Шуңа күрә, юл бирик, үз тормышларын төзеп, үзләренчә яшәсеннәр. Гыйбрәт булсын дип сөйләвем...
Яшел Үзәннән үзем, исемемне күрсәтмәгез.

...Әтиемне үлеп яратам. Ул элекке хәрби һәм аңлыйсыздыр, характеры, кыяфәте, гадәтләре Ватанына намус белән һәм батырларча бурычын биргән чын офицерларныкы. Кечкенә чагымда, әтинең телендә «Ватан» сүзе шуның кадәр еш ишетелде, ул минем бертуган энекәшем яки абыем кебек тоела башлый иде. Әтиемне бервакытта да салмыш хәлдә күрмәдем. Гомере буе җитәкчеләр белән туры сүзле, кул астындагыларга карата гадел булды. Шуңадыр да орденга лаек ул. Хәзер отставкадагы полковник.

Гаиләдә мин бердәнбер бала. Балачактан ук хәрби хезмәт уставы буенча кебек яшәсәм дә, әти мәхәббәтеннән мәхрүм үсмәдем. Бар теләгем тормышка ашырыла иде. Әти өйдә эштәге кебек кырыс булмады. Берникадәр кагыйдәне генә үтәргә кирәк иде: һәрвакытта да урынны җыярга, әйберләремне теләсә кайда аунатмаска, урамнан кергәч аяк киемемне юып куярга, иртән зарядка ясарга, аны кичке ашка көтәргә. Үскәч, хәрби таләпләр тышкы кыяфәтемә дә кагылды: бернинди чәч туздырып йөрүләр, кыска итәк һәм чалбар киюләр юк. Ул, кыз бала тыйнак, акыллы, тыңлаучан зат булырга тиеш, дия иде. Университетка укырга кергәч, әтинең таләпләре тормышымны катлауландыруын аңладым. Бизәнеп - ясанып, дус кызларым белән төнге клубка барасым килде. Әмма әти комендант сәгате куйды: кичке 9:00 сәгатьтә мин өйдә булырга тиеш. Әни мине аңлый, тик хәтта икәү берләшеп тә әти сүзенә каршы көчсез идек.
Минем белән бер курста Муса исемле егет укыды. Керү имтиханнарын биргәндә аңа булышкан идем. Кыз бала үзенә ир сайлаганда, аны әтисе белән чагыштыра, аңа охшаган егетне эзли, диләр. Әмма бу ышану минем очракка туры килми. Сүз уңаеннан, миңа 18 тулгач әти булачак киявенә карата да таләпләрен әйтте. Ул нормальный ир булырга тиеш: бернинди татуировкалары, асылынып торган ыштаннары, озын чәчләре, ялан аягына киелгән кедалары булмасын. Үзара яхшырак аңлашу өчен, хәрби булса бигрәк тә яхшы. Мин шаяртып, аның белән ризалашкандай иттем.
Муса белән дуслашып киттек. Әмма ул тышкы кыяфәте белән генә түгел, эчке дөньясы белән дә башкалардан аерылып тора. Озын чәчле, кашларында персинг, куллары татуировкалар белән тулган. Шат күңелле, тормышны яратучан кеше, музыкаль төркемдә уйный. Концертларында булып, аның гитарада искиткеч уйнавын күреп, гашыйк булдым. Муса өчен ниндидер кысалар, кагыйдәләр бөтенләй юк. Вәгъдә итеп тә, үтәмәскә мөмкин. Ә мин уставны үтәмичә яшәп булганын да белмәдем.

Очраша башладык. Әти минем үзгәрүемне сизде. Күрәсең, бәхеттән нур чәчеп торган күзләремнән аңлагандыр. Әмма Мусаны күргәч аның белән ни булачагын уйларга да курыктым. Ул әтинең капма-каршысы. Гитарист, тарта, киеме чыгарып ташларга тиешле чүпрәккә охшаган, гомере буена бер китап укымаган... Әмма мин аны яратам. Аның табигыйлеген, тормышка җиңел карашын яратам. Гаилә тормышы өчен моның начар булуын да аңлыйм.
Бер көнне кичке аштан соң, әти егетем белән танышырга теләвен белдерде. Тик, әгәр дә ул Мусаны күрсә, миңа аның белән беркай­чан да очрашырга рөхсәт итмәячәген беләм. Хисләр бөтенләй исәпкә дә алынмаячак. Хәтта аның минем белән бер курста укыганын белгәч тә, әти шаккатты. Ир кешегә тәрҗемәче булу түбәнлек, диде. Чит телләр белгән кешегә һөнәр сайлау мөмкинлегенең бик тә зур булуы да аны тынычландыр­мады. Аның уйлавынча бу чын ир-ат өчен лаек булмаган, хатын-кыз һөнәре.
Мусага мине өйгә кадәр озата кайтырга рөхсәт итмим, әти күрер дип куркам. Безнең йорттан ерактарак йөрибез. Университетта да сөйгәнемнән читтәрәк булырга тырышам. Мөнәсәбәтләребезне сиздермибез. Әтиемнең әйтеп-нитеп тормый гына, Казанга килгән булса, мине алырга университетка сугылу гадәте бар. Корпустан чыгар алдыннан, безнең машина күренмиме икән диеп, башта тәрәзәдән карыйм. Гел яшеренеп йөреп тә туйдым.
Муса әйтә, мин нинди – шундый булып калам, гадәтләремне һәм дөньяга карашымны үзгәртергә җыенмыйм, ди. Мине яратуына карамастан, әти таләп­ләренә яраклашмаячак. Ике ут арасында мин. Икесен дә яратам һәм икесен дә югалтудан куркам.

Моның шулай озак дәвам итмәячәген дә аңлыйм. Без инде ярты елдан артык очрашабыз. Мусаның ни сәбәпле безгә килә алмавына төрле сәбәпләр эзли-эзли дә туйдым. Егетемнең әтинең кап­ма-каршысы булуын әнигә дә сөйләдем. Ул да, әтиең андыйны беркайчан да кабул итмәячәк һәм аңа кияүгә чыгарга рөхсәт бирмәячәк, диде. Әмма мин Мусаны бик тә яратам һәм моңа кадәр аңардан башка ничек яшәгәнемне күз алдыма да китерә алмыйм.
Үзләренең төркемнәре куйган концерт барышында барлык тамашачылар каршында Муса миңа тәкъдим ясады. Ризалашып, йөзекне кидем. Хәзер өйгә кайт­канда аны салам. Мусаның әти-әнием белән танышасы килә. Аның тышкы кыяфәте, тормыш рәвеше әтине канәгатьләндермәячәген аңлатырга тырышып карадым. Тик ул көлә генә. Иң мөһиме кешеләр арасында аңлашу булсын, калганы пүчтәк, ди. Мин моны үзем дә аңлыйм, ләкин әтинең принципларын үзгәртеп булмый. Ул алардан беркайчан да баш тартмаячак – гомере буе шулай яшәде. Мусаны кабул итмәячәк. Минем хатын-кыз бәхете әтинең кырыс холкыннан һәм дөньяны бары тик үзенчә генә кабул итүеннән тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев