Укытучылар көне белән!
Барлык белем йортларында эшләүче мөгаллим-мөгаллимәләрне һөнәри бәйрәмнәре – Укытучылар көне белән чын күңелдән котлыйбыз.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Олы йөрәкле, фидакарь җанлы укытучыларыбызга игелекле һәм мактаулы эшләрендә зур уңышлар, яңадан-яңа үрләр, ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс сабырлык телибез. Сез биргән белем-тәрбияләр, бу катлаулы заманда туры юлдан читкә тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итсен!
Күркәм бәйрәмегез белән сезне!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев