Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Укытучыга нинди бүләк кадерле?

Октябрь башында иң хөрмәткә лаек һөнәр ияләре бәйрәмен билгелибез.

 

Ни генә әйтсәгез дә, укытучы ул барыбер башка һөнәр ияләреннән аерылып, өстен тора. Бәлки калган барлык һөнәргә башлангычны бирүче, нигез салучы булгангадыр? Һәр укучы, һәр ата-ана аңа рәхмәтле, шул хисләрне белгертү өчен укытучыга һәр бәйрәм уңаеннан гөлләмә, нинди дә булса бүләк бирәсе килә. Бу ихлас эшләнә.

Ә балаларга белем орлыкларын йөрәк җылысына төреп салучы укытучы күңелендә укучысы биргән нинди бүләк саклана икән? Шундый сорауны баш мөхәрриребез Илсөя Садыйкова Укытучылар көнендә Осиновоның Гыйматдинов исемендәге гимназисе директоры Гөлинә ханым Саттаровага биргән һәм аның күзләргә яшь китерердәй җавабын видеоязмага төшереп, газетабызның социаль челтәрләренә дә урнаш тырган идек. 


Районыбызның башка укытучыларыннан да, үзләре өчен иң кадерле булып хәтерләрендә сакланган шундый бүләкләр турында әлеге видеоязма астында шәрехләрдә язуларын үтенгән идек. Әмма бер генә язма да калдыручы булмады. Мондый пассивлыктан төрле нәтиҗә ясарга була, әлбәттә. Бер Гөлинә Рөстәмовнада гына булдымы икән шундый, Юынчы егете кебек армиядән Укытучылар көне белән котлап, рәхмәт тулы җылы хат юллаучы укучылар? Бәлки инде вакыт юклыктан язмагансыздыр.

Ә без әле дә көтәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев