Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Укытучы – нинди горур исем, бөек исем йөрәк түрендә

5 октябрь борынгыдан ук иң хөрмәтле саналган һөнәр ияләре бәйрәме – Укытучылар (мөгаллимнәр, остазлар) көне.

Кеше нинди генә олы яшькә җитүенә карамастан, беренче һәм иң яраткан укытучыларын гомере буе зур ихтирам белән рәхмәтле булып күңел түрендә саклый. Бу мөгаллим өчен иң зур бәядер.

Шушы матур дата уңаеннан педагогикага урау юллар аша, әмма бик дөрес һәм урынлы килгән, бүгенге көндә Яшел Үзән башкарма комитеты мәгариф бүлегенең «Милли мәгариф һәм регионара хезмәттәшлек» буенча методисты Роза Әбрар кызы Сәлахова белән ра йоныбызда әлеге юнәлешнең эшчәнлеге турында сөйләштек.
Газетабызның беренче битендә урнаштырылган фотодагы гүзәл ханымны безнең районда гына түгел, чит төбәкләрдә дә таныйлар. Алда атап үтелгән вазифаи эшчәнлеге аны хәтта Якутиядә яшәүче татарлар белән дә бәйли. Ә бит Роза Әбраровна үзенең хезмәт юлын укытучылыктан бөтенләй чит тармакта – конструктор-проектлау оешмасында башлый.
Кайбыч районы Мөрәле авылында туган кыз алтынчы сыйныфка кадәр үзләрендәге татар, аннары күрше Федоровскоеда рус мәктәбендә укый. Төгәл фәннәрдән көчле булганга һәм ун классны тәмамлагач, Химия-технология институтының инженер-конструкторлар әзерли торган факультетына укырга керә. Алган белгечлеге буенча Казанда конструкторлар бюросына эшкә урнаша. Менә шундый оешма хезмәткәре ничек итеп татар теле укытучысына әверелгән соң? Аллаһ ни язганны алдан белеп булмый шул, тормышның юллары сикәлтәле һәм бормалы аның.
Институтның дүртенче курсында укыганда, бик күп язмышлар шаһиты булган атаклы Буа поезды чибәр кызны райондашы, Зур Урсак авылы егете белән таныштыра. Зөфәр Ветеринария институтының соңгы курсында була. Кыз аны армия сафларына озатып кала, көтеп ала. Хәрби хезмәттән кайткач, бер елдан соң өйләнешәләр. Әфган сугышы барган вакытлар, пограничник булып хезмәт иткән егетнең дөньяга карашы үзгәреп кайта һәм ул һөнәрен алмаштырырга карар кыла. Ветеринария буенча китмичә, Яшел Үзәндә милициягә эшкә урнаша. Аңа Свердловск шәһәренә, Эчке эшләр министрлыгы академиясендә белем алырга юллама бирәләр. Яшь гаилә, шулай итеп, Урал якларына юл ала. Инде диплом белән кабат Яшел Үзәнгә кайткач, беренче уллары белән дек рет ялында булган яшь әнигә дә эшкә чыгарга кирәк була. Бу узган гасырның 90нчы еллары, татар теленең торгынлыктан баш калкыткан чоры, барлык мәктәпләргә дә татар теле һәм әдәбияты укытучылары таләп ителгәнлектән, югары белеме булган һәм ана телен яхшы белүче Роза ханымны 14нче мәктәпкә бик риза булып алалар.


Менә шулай итеп, әле кичә генә инженер-конструктор булып эшләгән кеше, мәгариф өлкәсенә кереп киттем. Әлбәттә инде, читтән торып икенче югары белем – татар теле һәм әдәбияты укытучысы дипломы алдым. Мин хәзер үземне мәгарифтән башка, бүтән һөнәр иясе итеп күз алдыма да китерә алмыйм. Язмыш шул хәтле дөрес юлга борды мине, менә инде утыз елга якын яраткан, күңелемә якын өлкәдә хезмәт итәм, – ди Роза ханым.
14нче мәктәптә бер ел укыткач, завуч итеп билгеләделәр. Анда 13 ел эшләгәннән соң, район мәгариф идарәсенә алдылар. Инде биредә 13 ел сизелми үтеп киткән. Шушы көнгәчә туктаганым юк, мин һаман рус балаларына татар теле укытам, хәзерге вакытта 3нче гимназиядә. Идарәдә эш тыгыз булып, дәрес сәгатьләре алмаган вакытларым булды, шул вакытта белсәгез икән ничек кыен булганны. Миңа балалар, алар белән мәш килү, энергетикалары җитмәде – бик яратам укытуны, балалар янында рәхәт. Ничектер укучылар белән беркайчан да конфликтка кергәнем булмады, дәресләремдә тавышланып яки тәртипсезләнеп утыручыны гомумән хәтерләмим. Завуч булып эшләгәндә дә, коридор буйлап барганда кайсы да булса кабинеттан кычкырган укытучы тавышын яратмый идем. Димәк, укытучы укучылар белән идарә итә алмый, русчалатып әйткәндә, не справляется, дигән сүз. Иң тәүге тапкыр класс алдына кереп басканда да, бүгенге көндә дә минем күз алдымда өлге булып Мөрәле мәктәбендә татар теле укыткан Наилә апа күз алдымда. Аның җан җылымлыгы, зыялыгы, таң калып тыңлап утырырлык итеп дәрес алып баруы шулкадәр күңелемә сеңеп калган. Мин аңардан гел үрнәк алдым.

Роза Әбраровна, Яшел Үзән районында милли мәгариф юнәлешендә мәктәпләрдә башкарыла торган эшләр турында да әйтеп үтсәгез иде.


Белгәнегезчә, безнең районда татарлар әзрәк. Шуңа күрә, максатыбыз – татар милләтеннән булган балаларны үз телендә укыту, тәрбияләү һәм әлеге хезмәтнең сыйфатын күтәрү. Шәһәребездә татар мәктәпләре икәү генә, алар, нигездә, авылларда, татар балалары аз дип әйтәсем килә. Шулай да, соңгы елларда 5нче, 16нчы һәм Осиново бистәсендәге Гыйматдинов исемендәге татар гимназияләрендә балалар саны соңгы елларда артты. Татар гаиләләре балаларын татар мәктәпләренә теләбрәк бирә башлады дип әйтәсем килә. Шунысы да шатландыра, туган тел дәресе буларак татар телен сайлыйлар. Безнең районда, рус теллеләр күбрәк булуга карамастан, татар теле дәресләрен сайлаучылар 49% тәшкил итә (рус телен – 51%). Моны 50гә 50 дип әйтергә була һәм бу бик канәгатьләнерлек сан. Рус милләтеннән булган балалар да, дәүләт теле буларак, татар телен өйрәнүне кирәк дип саный. Безнең районда милли мәгариф юнәлешендә бик күп чаралар уза. Болар – югары дәрәҗәдәге төбәкара, халыкара конференцияләр, төрле бәйгеләр. Шушы чаралар аша балаларны милли рухта тәрбияләү өстендә эшлибез. Татар конгрессы, «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы, Халыклар ассамб леясе белән бердәм булып хезмәттәшлек итү дә яхшы нәтиҗәләр бирә. Һәр үт кәргән чарабызның масштабы, колачы зур. Бездә узган конференцияләргә тәҗрибә уртаклашырга төрле регионнардан киләләр, Әстерханнан, Якутиядән, Башкортстан, Самара һәм Курган өлкәсе, Түбән Новгородтан, Мәскәүдән һ.б. алдан шалтыратып, белешеп торалар. Килә алмаганнар онлайн катнаша. Мәктәпләр хезмәттәшлеге буенча ун төбәк белән килешү төзелгән. Балалар бакчаларында татар төркемнәре даими ачылып тора, әти-әниләр белән зур эш алып барыла. Алар белән эшләмәсәк, татар төркемнәренә балаларны җәлеп итә алмас идек. Быел 11 рус мәктәбендә 36 татар тәрбия сыйныфлары ачтык. Былтыр 26 иде. Әти-әниләр конференцияләре уздырабыз, чөнки татарча өйрәнүнең нәтиҗәле эш башы гаиләдә башлана.


Яшел Үзән районында укытучылар эшеннән сез канәгатьме? Ничәле куяр идегез?


– Без укытучыларның квалифика цияләрен күтәрү өстендә даими эш алып барабыз, чөнки укытучы – заман белән бергә атларга тиеш. Мәгариф министрлыгы институты белән тыгыз элемтәдә торабыз. Шунысы шатлыклы, безнең район мәктәпләре базаларында республика стажировкалары үтә. Укытучыларыбызның тәҗрибәләре белән без республика күләмендә уртаклашабыз һәм алар күрсәткән дәресләргә һәрвакытта да югары бәя бирәләр. Районыбыздагы барлык укытучылар өчен уртак билге итеп «4»ле куяр идем. Бу, шулай ук, югары күрсәткеч. Бездә педагоглар бик тырыш, һөнәри конкурсларда катнашалар, нинди генә эшкә тотынсалар да, җиренә җиткереп, мактарлык итеп башкарып чыгалар. Мин үзебезнең район татар теле укытучыларыннан бик канәгать. Республикакүләм Август конференциясе бездә узды бит инде һәм без һәр секциядә милли юнәлешне яктыртырга тырыштык һәм анда да безнең эшчәнлеккә, заманча укыту проектларына югары бәя бирелде.


Гаиләдә сез укытучымы, әниме? Ике улыгызны кырыс шартларда тәрбияләдегезме?

Мин өйдә әни дә, укытучы да. Кайчагында ирем дә, укытучылыкны эштә калдырып кайтсаң да буладыр, ди. Ә балалар үскәндә ирем милициядә эшли, ә мин завуч идем. Аңлыйсыздыр, өйдә булырга вакыт аз кала иде. Шуңа күрә улларыбыз җаваплылык тоеп, безгә борчу китермәскә тырыштылар, укыганда да, малайлар булсалар да, проблемалар да тудырмадылар. Алар хәзер безгә, шундый тәртиптә тәрбияләгәнегез өчен рәхмәт, дияләр. Икесе дә югары белем алды. Олысы тормышлы, ике оныгыбыз бар.
– Роза Әбраровна, йомгаклап, һөнәри бәйрәмегез уңаеннан коллегаларыгызга теләкләрегез, тәкъ димнәрегезне дә җиткерсәгез иде.
– Укытучыларга, иң беренче, сәла мәтлек һәм яраткан һөнәрләре белән горурланып, үзләрен зур укытучы итеп тоеп һәм куеп эшләүләрен телим. Безнең район педагогларының мөмкинлекләре дә, министрлык тарафыннан ярдәм дә бар. Менә инде өченче ел татар теле кабинетлары өчен интерактив такталар кайтарылды. Алар ярдәмендә дәресләрне заманча итеп үткәрү укытучыларга да, укучыларга да бик ошый. Эшләрендә уңышлар, сәләтле балалар, үзебезнең районда милли мәгарифне тагын да күтәрүебезне телим. Дөньялар тыныч булсын, мәктәпләрдә балаларның бәхетле тавышлары тынмасын иде.


Амин! Роза Әбраровнаның теләкләренә без дә кушылабыз һәм барлык укытучыларга чиксез хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев