Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Укытучы булып туарга кирәк

Чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның укытучылары өчен иң тынгысыз һәм борчулы вакытлар башлана. Кем өчендер яз - тиздән уку мәшәкатьләреннән арыну шатлыгы белән тулы булса, кем өчендер - киресенчә, алда торган имтиханнардан йөз аклыгы белән чыгарлык белем һәм ышаныч бирүче укытучыларга ныграк сыену чоры.

Югары квалификациясе, белеме кәгазьдә генә калмыйча, күңелен дә ярып бирердәй булып үзендә булган бар гыйлемен укучыларына тамчылап сеңдерүче, һәр бала уңышлы булсын өчен барын да эшләүче педагог лар - алтын бәясе.

Татар Танае урта мәктәбе агро-технология профильле. Биредә белем алган балаларның күпчелеге ветеренария, авыл хуҗалыгы, медицина, педагогика юнәлешен сайлый. Шуңадыр, чыгарылыш сыйныф укучыларының 75 проценты БДИ сынаулары итеп биология белән химия фәненә өстенлек бирә. Бусы бер. Ә икенче яктан, алар бу дәресләр буенча үзләренә ышаналар, шундый ышанычлы белемне аларга яраткан укытучылары Асия Закирова сала. Ул үзе дә Танай кызы. Бер ел Мамадышта, 1989 елда Татар Танаенда мәктәп ачылгач, туган авылында укытучы булып эшли башлый. Авылдашы Рәис белән үрнәк гаилә корып, ике егет тәрбияләп үстерәләр.
- Әти белән әни шул хәтле авылга мәхәббәт тәрбияли алганнар бездә. Бер туганым да шәһәрне сайламады, барыбыз да авылда төпләнеп калдык, - ди Асия Шәүкәт кызы.
30 ел стажлы педагог - укучылары өчен өлге. Әңгәмәдәшебез соңгы ун ел эчендә район гына түгел, республика һәм хәтта россия күләмендә уздырыла торган җитди бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулаган. Әле узган ел гына «Преаритетный национальный проект образования РФ»да катнашып 200 мең сумлык грантка ия булган. Саный китсәң, аның мондый җиңүләре бик күп: ТРдагы шундый ук проектта катнашып 2007 һәм 2011 елларда грант, 2011, 2012 елларда «Наш лучший учитель» гранты, 2006 елда «Гүзәллек һәм мәгърифәт», 2015 елда уздырылган «Уңган гаилә» конкурсының «Иҗади гаилә» номинациясендә җиңүче һ.б. Аларның һәрберсендә җиңү түгел, катнашу өчен дә бик күп тырышлык, вакыт һәм белем таләп ителә.
- Укыту өлкәсендә 7 критерий буенча тикшерелә: БДИ нәтиҗәләре, уку, дәрестән тыш укыту программалары, үземнең, укучыларымның уңыш лары, басылган язмалар буенча куелган баллар нәтиҗәсендә сайлау турыннан узасың, - дип аңлатты Асия апа. - Директорыбыз Венера Гариповага рәхмәт. Әгәр дә үзенең кул астындагы хезмәткәрләргә мөмкинлекләр тудырып, үсендереп, ярдәм итеп тормаса, мондый күрсәткечләргә ирешеп булмас иде.
Авылның, мәктәпнең иҗтимагый тормышында да бик актив аларның гаиләсе. Уллары спорт ярата. Хәтта хоккей командалары туплап, үзләре бүләкләр алып матчлар уз дыралар. Гадәттә, оеш тырылган чаралар, кичә ләр, спектакльләрнең төп геройлары - Закировлар. Күңел ачып кына йөриләр икән, дип уйлый күрмәгез, шактый зур гына хуҗалыктагы тавык та чүпләп бетерә алмаслык эш арасында кайнап та вакыт табалар алар моңа. Менә, көттереп кенә булса да яз да җитте, пай җирләрен эшкәртеп бодай, арпа кебек культуралар чәчәр вакыт (туганнары җирен дә арендага алганнар, кулланган өчен уңышлата бирәләр). Чөнки ишегалды тулы малларга азык кирәк, эшләмәсәң - беркем дә китереп бирми.
Укытучының күп ва кыты мәктәптә уза. Үзең укыткан балаларны белемле һәм чын кеше итеп олы тормыш юлына озату, бик зур җаваплылык таләп итә. Ә Асия апаның тырыш хезмәте нәтиҗәләре сөендерерлек. Төрле олимпиадаларда, биология һәм химия фәннәреннән чыгарылыш имтиханнарын укучылар һәрвакыт югары баллга тапшыра. Мөгаллим өчен шәкертенең уңышыннан да зуррак бәя бармы икән?!
- Әгәр дә гаиләң, туганнарың терәк булмаса, тормышта да, эштә дә алга барып булмый. Якыннарыма чиксез рәхмәтлемен. Ә укучыларым быел да сынауларында зур баллар җыеп, теләгән уку йортларына керсеннәр иде, - дип ихлас теләкләрен җиткерде Татар Танаеның югары квалификацияле педагогы Асия Закирова.

Гөлнара Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев