Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Укудагы уңышлары өчен медальгә Казанның 1,2 меңнән артык чыгарылыш укучысы дәгъва итә

Уку елы йомгаклары буенча «Укудагы аерым уңышлары өчен» медаленә Казанның 11нче сыйныфын тәмамлаучы 1 279 чыгарылыш укучысы – барлык унберенче сыйныф укучыларының 21% – дәгъва итә.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте.

Алтын медальгә 718 укучы, көмешкә – 561 укучы дәгъва итә. Узган ел белән чагыштырганда, беренче дәрәҗә медальгә кандидатлар саны 12,4% ка, икенче дәрәҗәгә – 8,1% ка арткан.

Моннан тыш, 9нчы сыйныфны тәмамлау йомгаклары буенча кызыл аттестатны 1 127 укучы ала ала.

Барлыгы быел Казанда дәүләт йомгак аттестациясен 23 076 чыгарылыш укучысы тапшыра. Шуларның 16 110ы 9нчы сыйныфны, тагын 6 966сы – 11нче сыйныфны тәмамлый. Гомумән, шәһәр мәктәпләрендә уку елын 181 196 укучы тәмамлаган.

20 июньдә Россия югары уку йортларында кабул итү кампаниясе башлана. Абитуриентлар «Россиядә эш» платформасы аша максатчан укытуга гариза тапшыра алачак. Бу формат ай саен 15 мең сум стипендия һәм укуны тәмамлагач, эш белән гарантияле тәэмин ителүне күздә тота.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев