Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Укучыбыз киңәш сорый

Улым бер кыз белән йөри.

Аның турында яхшы фикердә булмасам да (ишетеп кенә
түгел, күреп тә беләм ниндилеген), әлегә кадәр дәшмәгән идем, йөрерләр дә, ташлашырлар дип.

Тик улымның сүзләре өйләнү ягына таба
бара башлагач, пошаманга төштем әле. Әллә ничә
егеттән калган кызны күрәләтә ак мендәрләргә
бастырасым килми. Ачыктан-ачык әйтергә дә куркам,  улымны үпкәләтермен дим, бәлки ул аны чынлап яратадыр, ни дисәм дә ул мине ишетмәячәк.

Юкка гына, әти-әни сүзе кырык яшьтән соң гына
аңга барып җитә, дип әйтмәгәннәр бит. Аптыраган. Нишләргә, җәмәгать???

#күңелемдәгесенәйтәм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев