Укучыларыбыз иҗаты
Күңелгә якын бәйрәм
Беренче май. Бар иде бит синең
Бик кадерле бәйрәм чакларың.
Көтеп алды сине һәрбер йорт та,
Җилфердәтеп кызыл байрагын.
Гамьсез балачакның хатирәсе булып,
Искә төшә мәктәп еллары.
Күтәртмәле чабаталар киеп,
Каршыладык язгы айларны.
Җиз быргылар, барабаннар кагып,
Байракларны тотып кулларга,
«Яшәсен Беренче май! Ура!» – диеп,
Демонстрациягә чыктык урамга.
«Чәчүне Беренче майга төгәллик», – дигән
Девиз белән авылдашларым,
Атлар белән көнен-төнен эшләп,
Каршы алды хезмәт бәйрәмен.
Беренче май, үпкәләмә берүк,
Байрагыгыз юк, дип халыкка.
Шул ук девиз белән эшли халык,
Күңеле бары аклык, хаклыкта.
Фәүзия Вәлиева-Шиһапова
Түбән Биябашы
САНДУГАЧЫМ
Сандугачлар кайтты туган якка,
Үзәкләрне өзеп сайрыйлар.
Син бит ялгыз, ярың кайда, диеп,
Кызганып ла миннән сорыйлар.
Сайрар кошым, син бит минем дустым,
Аңла зинһар минем хәлемне.
Сагынудан, кайгы-сагышлардан
Күз яшьләрем күпме түгелде?!
Язмышлар бит бер үк төрле түгел,
Син кошларның моңлы җырчысы.
Җырларыңны тыңлап, уйга калып
Еламаган икән кайсысы?!
Мин ышанам сиңа, күңел тыныч,
Үз ярыңны эзләп табарсың.
Май аеның җылы көннәрендә,
Ямьле җирдә оя корырсың.
Табигатьнең сихри бүләгедер,
Синнән башка тагын күп кошлар.
Һәр яз саен кайтуыңны көтәм,
Бигрәк озак үтә бит кышлар.
Нәфис канатларың белән армый,
Очасыңдыр зәңгәр күкләрдә.
Биеклеккә менеп хозурлану
Хыяллардыр әле күпләрдә.
Яз аеның тыныч иртәсендә
Аһәңеңне кабат тыңлармын.
Яшьли сөйгән ярны искә алып,
Сагышлардан үксеп елармын.
Юат мине моңлы сандугачым...
НИК КАЙТМАДЫҢ?
Язлар җитте кабат, язлар килде,
Ник кайтмадың инде яныма?
Күңелемә бары сагыш өстәп,
Ләйсән яңгыр ява тын гына.
Таң атуга синнән хәбәр сорыйм,
Иртән искән йомшак җилләрдән.
Кайтырсың дип сине уйлап һаман
Күпме гомер көтеп үтелгән.
Сагыш басса нечкә күңелемне,
Офыкларга карап уйланам.
Шул тарафтан хәбәр килгән сыман,
Шуны ишетеп мин дә юанам.
Югалтканнар гына бары белә,
Авырлыгын өзелеп сөюнең.
Сүзләр белән аңлатырлык түгел,
Кайтыр ул дип, өмет итүнең.
Юксынуга ничек түзим икән?
Мин зарыгып сине бит көтәм.
Язын кайткан кыр казлары белән
Яннарыма очып кайт, иркәм!
Фәрит
Яшел Үзән
Тукай безне тәрбияләгән
«Кәҗә белән сарык» әкиятен
Яшьтән укып үстек бит без дә,
Тукай шундый әкияте белән
Әхлак тәрбияләде бездә.
Аның «Шүрәле»сен укып чыккач,
Былтыр-егеткә гашыйк булдык,
Бөек шагыйрь әсәрләре белән
Яшәдек, укыдык, сокландык!
«Су анасы»ның төп эчтәлеген
Әнисеннән ишеткән сабый,
Яшәештә инде беркайчан да
Чит кешенең әйберен алмый!
Бөек Тукай: «Эш беткәч, уйнарга
Ярый,» – диеп юкка әйтмәгән,
Әсәрне үзләштергән балалар
Шагыйрьнең әмерен үтәгән!
Шигырьнең күбесен балаларга
Юкка гына язмаган бугай...
Үзебез сизмәстән, дәшми генә
Тәрбияләгән безне Тукай!
Нияз Бишбалта.
Көдрә чәч – мәхәббәтем
Горурланып сине яраттым.
Гел елмаеп килдең каршыма.
Күзләреңнән яшьләр тамдылар,
Сөюеңне әйткән чагыңда.
Сөям дигән назлы сүзләрдән
Карлыгачтай күктә уйнадым.
Күзләр белән күзләр очрашу
Чаткысыннан җирне тоймадым.
Дөрләп яндым синең кочакта,
Ялкыннарын, бәгырем, күрмәдең.
Иркәләдең, ә мин назландым.
Ләкин тезләремне чүкмәдем.
Кулларымны кулга алдың да,
Йөрәгеңә куеп җылыттың.
Көдрә чәч – минем мәхәббәтем,
Гомерлеккә диеп яраттым.
Гөлфирә Баһаветдинова.
Күгәй
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев