Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Укучылары, аңа багышлап, шигырьләр яза

Гөлсинә Хәлиуллина 1984 нче елда Әлмәт шәһәрендә техникум тәмамлап, шул елны ук хезмәт юлын башлап җибәрә. Шуннан бирле инде менә 33 ел физкультура укытучысы.

Үзе укыткан балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту юнәлешендә армый- талмый хезмәт итә ул. Бүген дә әле яшьләрчә җиңеллек белән үз эшен яратып башкара. Укучы балалар белән генә түгел укытучылар, ата-аналар белән спорт ярышлары, төрле түгәрәкләр оештыра. Гомумән, Осиново бистәсендәге спорт бәйрәмнәре Гөлсинә ханым җитәкчелегендә оештырыла һәм бөтен спорт яратучы халык анда катнашмыйча калмый. Үзенең спорт яратуы аша башкаларны да шуңа чакыра ул, спортка мәхәббәт тәрбияләүнең бик күп ысулларын яхшы белеп эш иткәнгә, көчле рухлы, нык ихтыярлы Гөлсинә Мәҗит кызын бик нык хөрмәт итәләр безнең Осиново бистәсендә. 33ел буена үз хезмәтен яратып башкарган Гөлсинә ханым үзе кебек шушы һөнәрне сайлаган укучыларыбызны да горурланып искә ала. Бүгенге көндә аның улы Марат һәм килене Елезавета да әниләренең эшен дәвам итәләр. Эстафетаны аларга, ышанычлы кулларга тапшырсам, күңелем тыныч булыр иде, ди ул тыйнак кына елмаеп.
Физкультура дәресләре укучыларның башка дәресләрдә җыелган ару-талуларын, борчуларын юкка чыгара, башка дәресләрдә эшләү сәләтен арттыра, дип мөгаллим үз дәресләрен аеруча бер җаваплылык тоеп башкара. Гүзәл, әхлаклы, тәмле телле, ачык йөзле, гаҗәп дәрәҗәдә ярдәмчел Гөлсинә Мәҗит кызын бик яратып, шигырьләр дә яза укучыларыбыз.
Гөлсинә апа, спортны Сез
Бик көчле яратасыз.
Безнең күңелләребезне дә
Гел шуңа тартасыз.
Рәхмәт Сезгә, Гөлсинә апа,
Нур сибә йөзләрегез.
Безгә гел елмаеп карый
Ягымлы күзләрегез.
(Самира, V А сыйныфыннан).
Гөлсинә ханым җитез, белемле, тәҗрибәле укытучы булу өстенә бик уңган хуҗабикә дә әле ул. Аның йорт тирәсендә, бакчасында үскән яшелчә, җиләк-җимешне, күзләрне иркәләп, йөрәккә рәхәтлек биреп үсеп утыручы чәчәкләрне күреп, бу гаиләдә гүзәл холыкка, күркәм акылга ия, тәүфыйклы, һидаятьле кешеләр яшәвенә инанасың. Каенанасы Әлфия апаны (ул да гомер буе укытучы булып эшләгән) кадерләп тәрбияләве белән Гөлсинә ханымның күркәм сабырлыгына сокланмыйча мөмкин түгел. Әлфия апа үзе дә олы хөрмәткә лаеклы зат, улы белән килене Гөлсинәгә бик рәхмәтле ул. Хәерле догада торучы газиз әниебез дип яратып сөйләвеннән үк, Гөлсинә ханымның олы йөрәкле булуына сокланып туя алмаслык шул.
Үзләре шундый күркәм холык ияләре булгангадыр, балалары да бик тәртипле, әдәпле булып үстеләр. Кызлары да, уллары да югары белем алып, үз хезмәтләрен яратып башкаручы һөнәр ияләре. Гөлсинә ханымның ире дә аңа ныклы терәк, бик сабыр, тырыш, эшчән - чын гаилә хуҗасы ул.
Гөлсинә Мәҗит кызының олы йөрәкле, мәрхәмәтле, шәфкатьле булуы һәммәбезгә сөенеч бүләк итүе, акыллы киңәшләрен биреп, җаннарын эретеп җибәрүе, бистәбездә үрнәк гаилә булып яшәүләре җанга шатлык өсти. Без аңа имин тормыш, иман байлыгы, бәхетле-сәгадәтле, сәламәтлеге тулып торган озын гомер телибез. Гаилә бәхете гел шулай тулып торсын. Осиново бистәсендәге ата- аналардан, укучылардан, хезмәттәшләрдән аңа гел шатлыклы хәбәрләр генә ишетелсен. Гөлсинә ханым, гел шулай яратуыбызны тоеп яшәргә язсын Сезгә.
Тәнзилә Заһитова.
Осиново
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев