Олы Ачасыр мәктәбендә Укытучылар көне быел икеләтә бәйрәм рухында узды.
Моңсу да, дулкынландыргыч та булган бу кичәдә озак еллар физкультура һәм ОБЖ фәнен укыткан Рафаэль Шәйхуллинны зурлап лаеклы ялга озаттылар.
54 еллык педагогик стажы булган Рафаэль абыйны зурлау кичәсенә аның белән күп еллар иңгә-иң куеп эшләгән укытучылар һәм хөрмәтле ветераннарыбыз җыелды. Ярты гасырдан артык шау-шулы мәктәп еллары бер мизгелдә узган да киткән. Күпме онытылмаслык мизгелләр, хатирәләр тупланган.
Рафаэль абый кечкенәдән шук бала булып үсә. Мәктәп елларында ук спортны ярата, күп кенә ярышларда призлы урыннар ала торган була. Шуңа күрә дә инде укуын тәмамлагач ук аны Кече Шырдан мәктәбендә физкультура укытырга бик теләп каршы алалар. Анда Рафаэль абый озак еллар эшли алмый, 1964 елның көзендә армия сафларына чакырыла. 3 ел хезмәт иткәннән соң, яшь укытучы кире үз авылына кайта. Ачасырдагы кичке мәктәптә физика һәм кечкенә классларда физкультура укыта башлый. Белем алырга теләп, Әлмәттә яңа гына ачылган физкультура техникумына укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң, юллама белән шәһәрнең 3 нче мәктәбенә эшкә җибәрелә. 1972 елдан мәктәпләрдә НВП укыту кертелә. Укыту өчен запастагы офицерлар кирәк була. Армиядән кайткач Рафаэль абыйга лейтенант исеме бирелә. Шул еллардагы мәктәп директоры Хәдис Фәйзуллин аны НВП укытырга чакыра, һәм 1972 елның
1 сентябреннән Ачасыр мәктәбендә эшли башлый. 2016 елга кадәр Рафаэль Гарафетдин улы туган мәктәбендә меңләгән укучыга белем бирә.
Алмаз Шиһабетдинов.
Олы Ачасыр
Тулырак - газетаның 77нче санында.
Нет комментариев