Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Укучыларны эшкә алу тәртибе нинди?

- Җәйге каникул вакытында кызым эшкә урнашырга җыена. Балигъ булмаганнарны эшкә алу тәртибе нинди һәм кайсы очракларда аларның хезмәтеннән файдалану тыела?

- РФ Хезмәт кодексы билгеләгәнчә, 16 яше тулганнар белән хезмәт килешүе төзергә мөмкин. 15 яшькә җиткән гомуми белем алучылар яки алган затлар белән, сәламәтлекләренә зыян китермәслек җиңел хезмәт башкару өчен, шулай ук хезмәт килешүе төзү рөхсәт ителә; 14 яшьлек укучылар белән дә, әтисе яки әнисе (опекуны, тәрбиячесе) һәм опека - попечительлек органы рөхсәте белән, укудан буш вакытта, баланың сәламәтлегенә һәм уку программасын үзләштерүгә зыян китермәслек итеп хезмәт килешүе төзергә ярый.
18 яшькәчә затлар эшкә бары тик медицина тикшерелүе узганнан соң гына кабул ителә һәм 18 яше тулганчы мәҗбүри медицина тикшерүе узарга тиеш була. Тикшерү эш тәкъдим итүче исәбенә башкарыла.
18 яше тулмаганнарны зарарлы һәм куркыныч хезмәт шартларында, җир асты, сәламәтлегенә һәм әхлакый үсешенә зыян китерерлек (уен бизнесы, төнге клубларда, спиртлы эчемлек һәм тәмәке, наркотиклы һәм агулы препаратлар җитештерү һәм сату) эшләргә җәлеп итү тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев