Минем хыялым, Яңа ел килергә сигез сәгать кала, моңсуырак тәмамланды. Ул көнне мин чыршы уенчыклары сата идем.
Безнең павильон бәйрәмчә бизәлгән, түшәмгә - тирә-якка төсле ут нурлары таратучы көзгеле шар эленгән. Ә уртада, Кар кызы киеменнән әкияти һәм матур мин басып торам. Инде кич кырын, уйлар өйдә, оливье салаты, икралы бутерброд тирәсендә кайнашканда, кибеткә биш яшьләр тирәсендәге кыз килеп керде. Ул - күзгә ташланмый торган, соры кыска пәлтә кигән ир-атны кулыннан сөйри иде. «Әтием, әтием, безнең кичә чыршы очына куя торган уенчык ватылды!» Артларыннан бик чибәр яшь хатын-кыз күренде: ачык зәңгәр төстәге зур күзләр, шундый ук төстәге өс киеменә төшеп тора торган озын алтынсу чәчләр теләсә кемнең карашын үзенә тартып тора. «Әнием, кара әле, нинди матур, зур шар!» - кыз әнисенеке төсле зур күзләрен сокланып чыршы уенчыгына төбәгән иде. «Динә, кызым, ул бик кыйммәт тора, без бирегә чыршы очына куела торганын алырга гына кердек».
Ир-ат, бәлки башкалар өчен күз төшәрлек түгелдер, тик мин үземне коткарган «геройны» шундук таныдым. Ул вакыйганың башы бик күңелсез. Ноябрь ахырларында соң гына - кичке уннар тирәсендә эштән кайтып киләм. Гадәттә мине, эт белән йөрергә чыккан әти каршы ала иде, тик бу юлы аның температурасы күтәрелү сәбәпле, берүземә генә кайтырга туры килде. Көтмәгәндә, куаклар арасыннан юлымны бүлеп, яхшы гына салмыш ике егет килеп чыкты. «Кызый, әйдә безнең белән, ял итәбез. «Юк» кабул ителми, моның өчен без бик үпкәләячәкбез», - дип берсе кулымнан эләктереп алып, куаклар ягына сөйри башлады. Мин сумка тоткан икенче кулым белән селтәнеп аңа сугарга теләдем, тик ул бик җиңел иде шул, эчендә кирпече юк... Мин кычкырдым, тик куллары белән шундук авызымны томаладылар. Әлеге ир булмаса, ул төн минем өчен соңгысы булыр иде, бәлки. Аның каян пәйда булганын мин күрмәдем, тик шул мизгелдә егетләрнең берсе, куллары артка каерылган килеш, җирдә ята иде инде. «Кызны җибәр, югыйсә мин иптәшеңнең кулын сындырам!» Җирдәгесе: «Җибәр, авырта!» - дип ялварып кычкыра. Безгә ни эләкте - шуны акырынып, үз юлларына киттеләр.
Коткаручым, 30 яшьләр тирәсендә, матур чәчле, төз һәм озын буйлы, яшь ир-егет булып чыкты. Ул мине подъездыма кадәр озатып куйды.
- Рәхмәт бик зур! - дидем мин. - Әгәр дә сез булмасагыз, мине нишләтерләр иде?! Кара инде, чалбарыгыз буялган. Әйдәгез безгә, чистартырга кирәк, ул арада кәһвә эчә торырсыз.
- Рәхмәт инде, тик мине өйдә көтәләр. Син моннан ары үзең генә йөрмә. Икенче юлы якын-тирәдә беркем дә булмаска мөмкин!
Шуннан соң мин бик күп тапкырлар безнең кабат очрашачагыбызны күз алдыма китердем... Менә ул кибеткә керә, мине күрә һәм таный, бүләк итү өчен бер кочак ак розалар алырга дип, күрше кибеткә йөгерә. Ул һичшиксез минем ак розалар яратканымны белергә тиеш. Мин аның янына киләм һәм ул мине кочагына ала...
Тик коткаручым кибеткә хатыны һәм баласы белән килде. Гаилә башлыгы мине шунда ук күрде һәм таныды. Имән бармагын иреннәренә аркылы куеп башын як-якка бутады. Ул арада теләгән уенчыкларын алып, бала әнисе белән минем яныма кассага килде. Чек сугып, товарны пакетка салдым да, витринадагы теге матур шарны алып кызга суздым: «Бу сиңа Кар кызыннан!» Хатын миңа сораулы карашын төбәде. Ә мин тыелып тора алмыйча: «Сезнең ирегез мине коткарган иде» - дидем. «Туташ таеп егылды да, мин аңа торырга булыштым һәм машинасына кадәр озатып куйдым», - дип сүзгә кушылды ир. «Ялганлаганыңны белеп торам бит. Тагын үзеңне куркыныч астына куйдыңмы?» Хатынының бу сүзләрендә никадәр хөрмәт, җылылык һәм сөю иде! Шулай да мин ир янына килдем дә битеннән «пәп» итеп алдым: «Гафу итегез, әгәр дә сезнең ирегез булмаса, мин бәлки исән дә булмас идем», - дидем хатынга карап.
***
Беләсезме, кызлар, минем яңа елга нинди теләгем бар? Иң авыр минутларда яныбызда ышанып җилкәсенә башны куярлык, янында үзебезне көчсез һәм кечкенә, әмма бәхетле итеп хис итәрлек чын ир-егет булсын иде! Яңа ел курантлары сукканда мин үзем көткән шундый икенче яртымны теләячәкмен. Аның нинди булырга тиешлеген мин хәзер беләм!
Зәйнәп Зиннәтуллина.
Нет комментариев