Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Укучыбыздан сорау

– Мамадыш-Әкилдә яшәүче әниебез 9 июльдә үлеп китте, хәзер йортта беркем дә яшәми. Шулай булса да, чүпкә түләү кәгазе килә. Йорт собственность итеп рәсмиләштерелмәгән. Казанга региональный оператор (чүп җыючылар) янына барган идек, түләргә диләр. Безгә нишләргә?

– Чүп-чар (каты көнкүреш калдыклары) чыгару – кулланучыга күрсәтелә һәм алар кесәсеннән түләнә торган хезмәт.
Россия Федерациясе законнары нигезендә чүп-чар чыгарган өчен барыбыз да түләргә тиеш. Өстәвенә, кешенең берничә күчемсез милек объекты булса, аларның һәркайсы буенча түләү аерым исәпләнә. Хәтта ул аныкы булган йортта яшәмәсә дә, ул барыбер түләргә тиеш. Хәер, акчаны янга калдырырга да мөмкин, ләкин ул чагында сезгә чүп-чарны чыгару хезмәтеннән күпмедер вакыт файдаланмавыгызны исбатларга кирәк.
Кулланучы көнкүреш калдык­ларын чыгару хезмәтеннән файдаланмаган очракта, моны раслый торган документлар беркетеп, ул түләү күләмен яңадан исәпләргә гариза бирергә хокуклы.
Сезнең очракта йорт Росреестр органнарында теркәлмәгән, димәк, милеккә хокукны билгели торган документлар юк. Шулай булгач, мондый хезмәтләр күрсәтүгә килешү төзелмәгән һәм сездән түләү таләп итә алмыйлар.
Сезгә, гариза белән бергә алар­ның хезмәтеннән файдаланмавы­гызны раслаучы документларны­ (Бер­дәм дәү­ләт күчемсез милек ре­ес­т­ры – ЕГРН­нан өземтә, әлеге йорт­та тер­кәлгән кешеләр турында мәгълүматлар, соңгы квитанциянең күчермәсен) беркетеп, түләүне яңадан санау өчен көнкүреш калдыкларын чыгару буенча хезмәтләр күрсәтүчегә язмача мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев