Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Уку елы тәмам, алда – имтиханнар

Бу чорда әти-әниләр ярдәме бик тә мөһим.

Яшел Үзән районы хакимиятендә атна саен инстаг рам челтәре аша уздырыла торган туры эфирда ра йон мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәисә Афанасьева да уку елына якынча нәтиҗәләр ясаган иде.

Әйе, күз ачып йомганчы 2019-2020 уку елы да узып китте һәм ул тарихка кереп калыр, мөгаен. Чөнки, дистанцион рәвештә моңа кадәр белем алган юк иде әле. Коронавирус пандемиясе аркасында, балалар соңгы ике айны өйдә укырга мәҗбүр булды. Һәм бу аларны да, укытучыларны да, әти-әни ләрне дә сынады.

– Яшел Үзән районында дистанцион форматта 17179 укучыны 1247 педагог укытты. Һәм соңгы кыңгырау да интернет-платформа аша яңгырады. Быел IX сыйныфны 1629 укучы тәмамлады. Килеп туган хәл белән бәйле рәвештә, алар төп дәүләт имтиханыннан азат ителде. Аттестатларны кулларына 15 июньдә алачаклар. XI сыйныфны тәмамлаучы 645 егет-кызга, шулай ук, бу көнне урта белем алу турындагы документ тапшырылачак. Һәм алар БДИны, гадәттәгедән соңрак, бер айдан соң тапшыра. Имтиханнар чоры 3сеннән 24 июльгә кадәр билгеләнгән. Һәм алар 11нче, 15нче мәктәп базасында узачак. Узган елдан аермалы буларак, укучыларга мәҗбүри төстә, математикадан база өлешен бирергә кирәкми. Аны югары уку йортына кергәндә балл кирәк булган егет-кызлар гына тапшыра. Быел рус теле һәм профильле математикадан имтиханда минималь балл туплый алмаган укучылар яңадан киләсе елга гына тапшыра ала. Шуңа да, алда зур эш көтә, әти-әниләр, балаларыгызга теләктәшлек күрсәтегез, – дип сөйли Рәисә Афанасьева.

Җитәкче, шулай ук, туры эфир барышында халыктан килеп ирешкән сорауларга да җавап кайтарды.
– Шәһәрдә төзелүче яңа балалар бакчасы кайчан куллануга тапшырылачак?
– Объектны тапшыруның якынча вакыты – 2020 елның сентябре. Әлеге балалар бакчасына «Кораблик» дип исем кушарга булдылар, чөнки ул «Кызыл металлист» районында төзелә.

Биредә 220 балага 12 төркем булыр дип планлаштырабыз. 1 июньнән гариза бирү башланды.
– Бу җәйдә мәктәп яны лагерьлары эшләрме?
– Әйе, августта ачарга планлаштырып торабыз.
– Мирный бистәсенә дә мәктәп кирәк, планга кертелгәнме?
– Мирныйдагы мәктәп ләрдә балалар саны бик күп, алар ике сменада укый. Район җитәкчелеге яңа, 1224 урынлы мәктәп салу өчен республикадан ярдәм сорый.
– Васильевоның 2нче мәктәбендә әлегә кадәр ремонт башланмаган.
– Бу зур объект, төзекләндерү ике этаптан тора. Беренчесендә проект эшләре өчен чыгымнар алабыз, икенчесендә ремонт ясыйбыз. Беренче этабы ахырына якынлаша.
– Чыгарылыш кичәләре быел ничек һәм кайчан узар?
– Инде кулда өлгергәнлек аттес татлары булса да, мин чыгарылыш кичәсен 15 июньнән 3 июльгә кадәр уздырырга киңәш итмәс идем. Барлык имтиханнар да бирелмәгән була. Ә аның форматы әти-әниләр карамагында. Шулай да без, элеккеге кебек, яраткан мәктәпләрендә уздыруларын теләр идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев