Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Уйнарга чыгып киткән һәм кайтмаган: хәбәрсез югалган 7 яшьлек кыз үле килеш табылган

РФ Тикшерү комитеты «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгата.

16 май көнне Бердянск шәһәрендә 7 яшьлек кыз югала. 17 май көнне аның мәетен завод тирәсендәрәк табалар.

Хокук саклаучылар хәбәр иткәнчә, кыз бала ишегалдына уйнарга чыккан, анда башка балалар белән бергә уйнаган. Шуннан соң ул өенә кире кайтмаган. Кыз кара шорты, ак футболка һәм алсу төстәге аяк киеме кигән булган.

«2025 елның 16 маенда 17:00 сәгать тирәсендә кыз Бердянск шәһәренең Кабельщиклар урамындагы 15 нче йорт ишегалдына башка балалар белән бергә уйнарга чыккан», – дип хәбәр итәләр Запорожье өлкәсе буенча Тикшерү комитетында.

Икенче көнне аның мәете урман полосасында табыла. Мәеттә көчләп үтерү билгеләре була. Полиция тикшерү эше алып бара. Фаҗига урынында криминалистлар эшли.

Интертат

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев